Accessibility links

“Демократик сайлау” берләшмәсен партия итү тәкъдим ителде


Мәскәүдә “Демократик сайлау” берләшмәсе җыенында катнашканнар оешманы партиягә үзгәртергә тәкъдим итте. Владимир Милов җитәкчелегендәге берләшмә сайлаучыларны 4 мартта үтәчәк тавыш бирүдә “Яблоко” фиркасенә нигез салучыларның берсе Григорий Явлинскийны якларга, эшкуар Михаила Прохоровны сайламаска чакырды.

Җыенда чыгыш ясап, Явлинский, Владимир Путинны тәнкыйтьләп, аның соңгы 10 елда алып барган сәясәте “кабул ителерлек түгел”, диде. Явлинский “Демократик сайлау” берләшмәсен киләчәктә сәяси блок төзеп булырлык өметле сәяси оешма, дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG