Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда оппозиция митинг оештырды [видео]


Алматыда протест чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

Казакъстандагы оппозиция активистлары президент Нурсолтан Назарбаевка һәм 15 гыйнвар сайлау нәтиҗәләренә каршы протест чарасы үткәрде. Алар шулай ук узган декабрьдә Жанаозендә булган канлы вакыйгаларның тикшерелүен таләп итте. Алматы, 28 гыйнвар 2012

Казакъстанның Алма-Ата шәһәрендә илдәге оппозициянең хакимиятләр белән килешенмәгән митингы узды.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, митингта катнашучылар 15 гыйнвар көнне Казакъстан парламентына сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүләрен белдергән һәм кулга алынган оппозиция вәкилләрен азат итүне таләп иткән. Бу хакта резолюция дә кабул ителгән.

Митингка меңгә якын кеше җыелган. Чара алдыннан Республика Сарае мәйданын полиция уратып алган булган. Эчкә үтәргә тырышкан берничә оппозиционер тоткарланган. Шуннан соң яклар чараны Сарайдан ерак булмаган бакчада үткәрергә дип килешкән.
XS
SM
MD
LG