Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (62)


Фракцияләрдә ныклы тәртип булмый. Бары тик Садри Максуди (алгы планда) тырышлыгы аркасында гына билгеле бер тәртип дәрәҗәсенә ирешелә. Милләт Мәҗлесе дә чын парламентка охшый башлый.
Фракцияләрдә ныклы тәртип булмый. Бары тик Садри Максуди (алгы планда) тырышлыгы аркасында гына билгеле бер тәртип дәрәҗәсенә ирешелә. Милләт Мәҗлесе дә чын парламентка охшый башлый.
Сәяси фракцияләр

Милләт Мәҗлесе әгъзалары һөнәри һәм социаль җәһәтләрдән бик төрле була: дин әһелләре, укытучылар, журналистлар, запастагы офицерлар, солдатлар, студентлар, адвокатлар, язучылар, тарихчылар, медицина хезмәткәрләре, математиклар, физиклар. Аларның берсе дә сәяси фирка вәкилләре булмаса да, әлбәттә, һәркайсы билгеле бер сәяси агым ягында тора. Депутатларның күпчелеген гомум милли хәрәкәтнең максатлары нигезендә төзелгән милли шуралар, инкыйлабчы хәрби комитетлар, студент оешмалары вәкилләре яки башка оешмалар сайлаган кешеләр тәшкил итә. Сәяси тәҗрибә ияләре ун-унбиштән артмый: алар йә Русия Дәүләт думасының элекке әгъзалары, йә мөселман корылтайларын оештырган һәм алар эшендә актив катнашкан кешеләр. Хәер, гасырлар буена сәясәттән мәхрүм ителгән халыктан башканы көтү беркатлылык булыр иде.

Мәҗлес эшкә керешү белән сәяси карашлар буенча фракцияләр дә барлыкка килә, төгәлрәге ике зур һәм ике кечерәк фракция оештырыла. Иң зур (50 кеше чамасы) фракцияне “төркчеләр” тәшкил итә, аннан кала 30 кешелек чамасында “тупракчылар” фракциясе була. Төркчеләр, гомумән алганда, дини һәм мәдәни автономия яклы, тупракчылар исә (шуны әйтергә кирәк, бу фракция башта “татарчылар” дип атала, ләкин бу сүзнең “төркчелек” идеясенә хилаф килгәне өчен, аның әгъзалары исемне алыштыралар) чикләре билгеле булган тупраклы (территориаль) автономия фикерен алга сөрә. Большевиклар 13 кешедән фракция төзиләр. Кызыклы бер факт: “Иттихаде Ислам” фракциясенә бер генә кеше – гаскәри имам Гатаулла Бәһаэддинов теркәлә. Мәҗлестәге дин әһелләре кискенлеге белән аерылып торган бу имамнан ерак торалар, чөнки радикал булуы өстенә Бәһаэддинов фракция кадәр фракциягә җитәкче булу сыйфатыннан мәхрүм була.

“Төркчеләр” төркеменә килгәндә анда күренекле шәхесләр Гомәр Терегулов, Нәҗип Корбангалиев, Габделбари Баттал, Ибне Әмин Әхтәмов, Сәлимгәрәй Җантурин, Шәйхулла Алкин, Закир Кадыйри, Гаяз Исхакый, Исмәгыйль Габиди, Госман Диваев, Сәхәр Габиди, Давыт Яналбиев, Ибраһим Биккулов, Хәлил Бакыев, Салихҗан Урманов, Гыйрфан Рахманкулов, Ханәфи Мозаффаров, Мөбарәкшаһ әл-Ханәфи, Габдрахман Әхмәдов, Җамаледдин Хурамшин, Хәлимбәк Бирмиев, Габдулла Сөләйман, Һади Атласи һ.б. керә.

“Тупракчылар” фракциясе Ильяс Алкин, Галимҗан Ибраһимов, Шаһид Әхмәдиев, Фатих Сәйфи, Газыйм Касыйми, Сәгыйть Янгалычев, Вәли Галәмов, Хәлил Сәйфуллин, Габидулла Рахманкулов, Хөсәен Бурнашев, Садыйк Габдуллов, Зыяэддин әл-Камали, Галим Акчурин, Закир Аюханов, Абруй Сәйфи, Мансур Халиков, Гыйлемдар Баембәтов, Габделгазиз Мортазин, Миңлеислам Госманов, Габдулла Әмиров, Гани Абызов һәм башкалардан төзелә.

Күп депутатларда инкыйлаб көннәрендә митингларда ялкынлы нотыклар сөйләп, кызу бәхәсләрдә катнашулары сәбәпле, фикерләрен кычкыра-кычкыра белдерү гадәте формалаша. Аеруча, армиядәге митингларда бик каты тавыш белән нотык сөйләргә өйрәнгән гаскәриләрдә бу гадәт гаять көчле була. Билгеле, алар Милләт Мәҗлесе утырышларында да үзләрен гадәттәгечә тотарга тырышалар. Өстәвенә, фракция тәртибе (дисциплинасы) да ныклы булмый. Бары тик Садри Максуди һәм аның урынбасары Бөньямин Әхтәмовларның тырышлыгы аркасында гына билгеле бер дисциплина, тәртип дәрәҗәсенә ирешелә. Милләт Мәҗлесе дә чын парламентка охшый башлый.

Әлбәттә, монда “төркчеләр” фракциясенең ролен тәкъдир итәргә кирәк. Дөрес, алар арасында белем дәрәҗәсе һәм социаль чыгыш ягыннан төрледән-төрле кешеләр була, ләкин алар фракция эчендә тәртип урнаштыру уңышына ирешә.

Милләт Мәҗлесе эшли башлаганнан соң күп тә үтмәстән, һәр фракциянең эчке низамнамәсе булдырыла, һәр депутат Мәҗлес утырышында мәҗбүри рәвештә катнашырга тиеш дигән норма кертелә. Гомуми утырышлар алдыннан фракцияләр аерым-аерым җыелып көн тәртибендәге темалар буенча фикер алышкан, еш кына бөтен фрация әгъзалары теге яки бу мәсьәләдә бердәм тавыш бирергә мәҗбүр итүче карарлар кабул ителгән. Бөтен бу чаралар Милләт Мәҗлесенең гомуми утырышларында тиешле тәртип булдыру мөмкинлеге биргән.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG