Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйлметдинов: "Мәгариф турында яңа канун әзерлибез"


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Сишәмбедә Татарстан дәүләт шурасында узган матбугат очрашуында мәгариф өлкәсендәге җитешсезлекләр һәм аларны чишү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Сүз бигрәк тә Русиянең яңа мәгариф кануны турында барды.

Русия дәүләт думасына Татарстаннан сайланган депутатлар республика журналистлары алдында үзләре башкарган һәм башкарачак эшләр турында хисап тотуны гадәткә кертә башлады. Моннан алдарак дума депутаты Олег Морозов каләм ияләре белән очрашкан булса, бүген икенче бер "Бердәм"ле – Илдар Гыйлметдинов журналистлар белән күреште.

“Бердәм Русия” фиркасе депутатларының мондый очрашулар оештырып, якынлашып килүче президент сайлаулары алдыннан халыкның игътибарын депутатлар аша партия лидерына юнәлтергә тырыша ахры, дип тә әйтүчеләр булмады түгел бүгенге очрашу алдыннан.

Яңа мәгариф кануны ни китерер?

Илдар Гыйлметдинов үз чыгышын, мәгариф өлкәсендә эшләнеп килүче яңа канун белән таныштырудан башлады.

"Без бүгенге көндә хөкем сөргән “Мәгариф турында” һәм “Югары белем бирүдән соң һөнәри белем алу турында”гы ике канунны берләштереп, “Мәгариф турында” яңа канун өстендә эшлибез.

Бу канун балалар бакчасыннан алып югары белем алу һәм югары белемнән соң һөнәри белем алу системасын да колачлаячак", дип дәвам итте ул.

Әлеге канунда студентлар спорты, белем алу өчен кредитлар бирү, Болония системына күчү, өстәмә белем алу темасы, дистанцион һәм электрон уку системы кебек бүгенге көндә актуаль торган мәсьәләләр урын алачак.

Электрон белем алу канунлашачак

Электрон белем алу дигәннән, алга таба яңа мәгариф кануны гамәлгә кергәч, Илдар Гыйлметдинов әйтеп үткән дистанцион, яисә электрон белем алу, Русиядә болай да мактанырлык булмаган белем бирү системасын тагын да какшатмасмы соң? Әлеге сорау думаның мәгариф комитеты әгъзасы Гыйлметдиновның үзенә дә юнәлтелде.

Дума депутаты Русиядә белем бирү дәрәҗәсенең түбән булуын кире какмый анысы. Бу чынбарлык. "Әмма ничек кенә булмасын, хәзерге вакытта киң җәелеп барган электрон белем бирү системасын тәртипкә китерергә кирәк", дип белдерде ул.

Депутат яңа канунны күкләргә чөйсә дә, бу канун нинди булыр? Әлеге кануннан Татарстан өчен нинди күңелле һәм күңелсез сюрпризлар көтәргә мөмкин? Республика депутатлары аны төзүче эшче төркемдә булгач, Татарстан милли мәгарифенә тискәре яктан тәэсир итәрлек үзгәрешләр булмасмы?

Шушындый сораулар журналистлар тарафыннан турыдан-туры Гыйлметдиновның үзеннән соралды.

"Әлбәттә, милли мәгариф системына каралган бөтен өлешләр дә мин теләгәнчә түгел. Ләкин безгә телне өйрәнер өчен мөмкинлекләр бирә торган барлык пунктлар да яңа канунда бар.

Проблем итеп шуны күрсәтер идем: хәзер безнең милли китапларны бастыруга гриф куйган вакытта моны Русия Фәннәр академиясе билгели. Ә анда безнең милли мәгарифтәге китапларның эчтәлеген белә торган кешеләр юк. Бу процесска без ничек итеп үз өлешебезне кертергә тиешбез дип уйларга тиешбез.

Аннан соң, безгә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар балаларны укытырга татар укытучылары кирәк дип мөрәҗәгать итәләр. Әмма Мәскәү дәүләт университетындагы рус-татар факультетына укырга керүче студентлар бик аз. Барлык мөмкинлекләр булуга карамастан. 20 урынга көчкә 3-4 кешене җыя алабыз. Ул төбәкләрдән студентлар килмәсә, Калугага, Красноярскига Казаннан укытучы җибәрә алмыйбыз бит инде. Безнең үзебезнең дә эшләп җиткермәгән эшләребез күп", дип белдерде ул.

”Мәгариф мәсьәләсен сәясиләштермәгез”

Казан журналистларының дума депутатына мәгариф темасында сораулары күп булып чыкты. Әйтик, “Коммерсант” газеты журналистының, моннан бер ел чамасы элек куертыла башлаган, "Татарстан мәктәпләрендә урыс теленең татар теле аркасында азрак укытылуына сез ничек карыйсыз?" дигән соравына Илдар Гыйлметдинов, "бу мәсьәлә республика күләмендә хәл ителә, мин моңа хокукый яктан тыкшына алмыйм. Бу - канун буенча билгеләнгән", дип җавап бирде. Шулай да моңа үзенең шәхси фикерен дә бәян итте.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә сан ягын түгел, сыйфат ягын уйларга кирәк. Мин, мәсәлән, чиста татар мәктәбен тәмамладым. Ә югары уку йортында рус телендә генә белем алып, аны яхшы билгеләренә бетердем. Шушыннан чыгып нәтиҗә ясарга була. Әйдәгез буш җирдә үзебезгә үзебез проблем уйлап чыгармыйк. Моны сәясиләштермәскә кирәк. Бу урында сәясәт түгел, чишелергә тиешле мәгариф системасы гына тора, дип белдерде ул.

Оптимизация башка төбәкләрдә дә барамы?

Дума депутатыннан узган ел Татарстанда ябылган 182 мәктәпкә кагылышлы оптимизация темасы да соралды. "Бу процесс башка төбәкләрдә дә барамы, киләчәктә оптимизация тагын күпме дәвам итәр икән?" дигән сорауга ул:

"Бу процесс бер бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә бара. Хәтта аларда көчлерәк тә әле. Әйтик Киров өлкәсе, Себер якларын әйтергә була. Бу мәсьәләне ике сүз белән генә чишеп булмый. Һәр мәктәпне аерым тикшерергә кирәк. Яңа стандартларга безнең мәктәпләрнең күбесе җавап бирми. Әгәр стандартларга туры килмисең икән, ул вакытта син лицензия ала алмыйсың. Бу стандартлар әле урта мәктәпләргә дә таралачак. Менә ул вакытта тагын да катлаулы проблемнар буласы бар.

Аннан соң бүгенге көндә кечкенә мәктәпләрдә балалар тиешле белемне ала алмый. Күрше авылда база мәктәбе булса, анда тиешле лабораторияләр, укытучылары булса, нигә баланы шул яхшы мәктәпкә, тиешле сәгатендә, тиешле автобусы белән йөртмәскә? Ул баланың алга таба югары уку йортына да керәсе бар бит.

Ләкин, кайбер районнарда тиешле мәктәпләр, тиешле укытучылары була торып акчаны янга калдырабыз дип мәктәпләрне ябып кую очраклары да булды. Бу әлбәттә дөрес түгел. Һәр авылда башлангыч мәктәп калырга тиеш. Мондыйга без юл куймаска тиешбез.

Авылны саклап калу өчен ике әйбер булырга тиеш. Аның беренчесе мәктәп һәм икенчесе эш урыны. Икесенең берсе булмый икән, авыл белән саубуллашырга була", дип белдерде дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Татарстан журналистлары белән очрашуында эшләнеп килүче яңа мәгариф кануны һәм системдагы проблемнар турында чыгыш ясап.
XS
SM
MD
LG