Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаляпин фестивале: татар тамашасына урын юк


 Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры
Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале ачыла. Быел ул юбилеен билгели, фестиваль утызынчы тапкыр уза. Казанда дөньяга танылган опера йолдызлары чыгыш ясаячак, танылган куелышлар тәкъдим ителәчәк, ләкин фестиваль репертуарында бер генә татар спектакле дә юк.


Фестивальнең абруе үсә, оештыручылар Казанга “Ла Скала”, “Метрополитен-опера” кебек театр коллективлары килә, “Грэмми” премиясе лауреатлары чыгыш ясый дип мактана. Мисал өчен, Шаляпин фестиваленә Мария театры труппасы киләчәк, алар үзләренең яңа “Очарованный странник” исемле спектаклен тәкъдим итәчәк. Дирижеры – Валерий Гергиев.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
​Фестивальне оештыручы, театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: “30 ел элек Русиядә опера фестивальләре юк иде, бездән карап барысы да оештыра башлады, ләкин Казанда барлыкка килгән сәнгать бәйрәме озын гомерле булып чыкты”, ди.

17 көн дәвамында барган фестивальгә барлык билетлар да сатылып беткән. “Перекупщиклар”ның осталыгын исәпкә алып, театр җитәкчелеге һәрбер кешегә дүрттән артык билет сатмаска дигән карар белән эш иткән. Билет бәяләре 300 сумнан алып 3 меңгә кадәр.

Опера җитәкчелеге хөкүмәт канаты астында

Шаляпин фестивале Казанда татар театрында узса да, аның кысаларында татар куелышларына урын юк. Дөрес, фестиваль тарихында бер татар операсы куелмады дип өздереп әйтеп булмый, 2007-2008нче елларда “Шагыйрь мәхәббәте” Шаляпинда катнашты. Ләкин бу куелыш та театрда тансык бер тамаша. Ул күрсәтелсә дә, чакыру билетларын таратып кына “ябык показ” оештырыла.

“Татар опера һәм балет театрында ник татар куелышлары аз?” дип гел тәнкыйтьләп торганга күрә, театр җитәкчелеге “сынды” кебек. Узган елның көзендә авторы Нәҗип Җиһанов тууының 100 еллыгына туры китереп, “Җәлил” операсы куелды. Ләкин анысын да күрү бәхете театрга махсус чакырылган кунакларга гына тәтеде. Башкача ул күрсәтелмәде.​

"Шагыйрь мәхәббәте" операсы
"Шагыйрь мәхәббәте" операсы
Шаляпин фестивалендә һичьюгы күз буяу өчен булса да татар тамашалары күрсәтелсен дип матбугатта театр житәкчелеген утлы табада сикертүнең мәгънәсе юк. Алдапмы алдыйлар. Моңа кадәр фестивальдә татар операсы булыр дип вәгъдәләделәр, ләкин ахыр чиктә театр җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов матбугат очрашуында “татар операларының фестивальдә булмавының декорацияләрнең катлаулы, аларны урнаштыру авыр булуы” белән аңлатты.

Быел Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры Татарстан хөкүмәтенең 124 миллион сумлык грантына ия булды (ә бездә мәдәният өлкәсендә акча аз диләр!). Моны ул "Бизнес-онлайн" интернет гәзитенә биргән әңгәмәсендә әйтте. Мондый сумма бер генә татар театрына да эләккәне юк (гәрчә алар бөтен көчен татар сәнгатен үстерү, татар тамашачылары өчен эшли). Ә чит ил, милләт сәнгатен татарныкыннан өстен күргән опера һәм балет театрына акчаны мулдан өеп бирәләр. Бу Татарстан хөкүмәтенең опера һәм балет театрына аерым җылы мөнәсәбәттә булуының бер күрсәткече. Дәүләт бюджетыннан бүленгән бу акчада татар милләтеннән булган кешеләрнең салымының өлеше дә бар, ләкин моны исәпкә алучы гына юк.

"Театр "шабашка"дан кайтып керми"

Татар опералары дөньякүләм танылган театрларның тамашалары белән бер рәткә куярлык түгелме? Әллә аларның Шаляпин фестивалендә булмавының җитәкчелекнең милли тамашалардан кимсенүенә бәйлеме?

Әнвәр Хәйри Советлар вакытында милли операларның саны дистәдән артык иде дип искә төшерә, “бүген милли опера һәм балетның юкка чыгуы театрның җитәкчелегендә манкортлар булуы белән бәйле” дип исәпли.​

Галим Әнвәр Хәйри
Галим Әнвәр Хәйри
“Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры ул Татарстан түгел, ә Голландия театрының бер филиалына әйләнде. Милли опера, балет сәнгатенең үсеше турында уйлаучы юк, бүгенге җитәкчелек чит илләрдәге “шабашка”дан кайтып керми, акча эшлиләр. Рәүфәл Мөхәммәтҗанов милли театрны үтерде.

Милли опера, балет әсәрләрен иҗат итүчеләр дә азая бара, чөнки аларга эшләр, иҗат итәр өчен мәйдан юк. Куярга базнат итүчеләр бар, ләкин алар иҗат җимешләрен йә филармониядә, йә Тинчурин театрында тәкъдим итәләр.

Өч ел элек Казан консерваториясен көчле талантлы кызлар-егетләр тәмамлады. Берсе дә Казан опера театрына эшкә алынмады, Питербур, Мәскәүгә таралып бетте. Яшь кадрлар белән эш итү юк.

Опера театры җитәкчелегенең милли сәнгатькә төкереп каравы турында хәтта Татарстан дәүләт шурасында да тикшерелде, ләкин нәтиҗәсе булмады. Хакимият тә моңа күз йома, кул кулны юа булып чыгамы түгелме соң бу? Кычкырып еласаң да, башны бәрсәң дә, татар опера һәм балет сәнгате юкка чыга бара. Театрда эшләүче татар сәнгатькәрләре эчтән ачына, ләкин ачыктан-ачык әйтә алмый”, дип борчылып сөйләде галим Әнвәр Хәйри.

"Югары сәнгать әсәрләре күренми"

Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисткасы Венера Ганиева татар тамашаларының булмавында бары тик театрны гына гаепләү дөрес түгел дип саный.

“Татар опера һәм балет театры Мәскәүнең Большой, Питербурның Мария театрлары белән бер рәттә торган абруйлы сәнгать учагы. Аның дәрәҗәсе югары, шуңа таләпләр дә катгый. Безнең сәхнәдә куелган барлык тамашалар да югары сәнгать таләпләренә җавап бирергә тиеш. Театрда сәнгать шурасы бар. Әгәр дә, чыннан да, иҗат ителгән опера яхшы язылган һәм ул тамашачыларга кызыклы сюжетлы икән, аны, һичшиксез, алачаклар. Ләкин әлегә андый хуш китәрлек иҗат җимешләре күп дип әйтеп булмый. “Шагыйрь мәхәббәте” искиткеч опера бит!

Милли опералар, балетлар язылмавы өчен бер театр гына җаваплы түгел! Ник бу өлкәдә Татарстанның композиторлар берлеге уйламый һәм бу юнәлештә эшләми? Язучылар берлеге белән бергә композитор, шагыйрь-язучыларны дәртләндерер өчен грантлар да булдырырга мөмкин.

Ә быелгы фестивальдә “Шагыйрь мәхәббәте”нең катнашмавы, чыннан да, аның катлаулы декорацияләренә бәйле. Спектакльдә хәрәкәт итүче плунжерлар бар, аларны чит ил белгечләре урнаштыра. Иминлек чаралары каралырга тиеш, моның өчен әзерлек бер атна дәвамында барырга тиеш”, диде Венера Ганиева.
XS
SM
MD
LG