Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә бәрелешләр дәвам итә


Каһирәдә бәрелешләр һәм чуалышлар дәвам итә. Дәүләт телевидениесе хәбәр итүенчә, шимбә кич салым хезмәтенә һөҗүм булган. Белгечләр моны 74 кешенең үлеменә китергән Порт-Сәиттәге футбол уеныннан соң чыккан протест чаралары белән бәйли. Каршылык чарасына чыгучылар хакимиятне гомум чараларда иминлек урнаштыра алмау һәм шул сәбәпле кан коелуда гаепли.

Каһирәдә соңгы дүрт тәүлектә полиция белән бәрелешләрдә 12 кеше үлде.

Хөсни Мөбәрәкнең президент вазифасыннан чигендерелеп хакимиятнең вакытлы хәрби хөкүмәт вәкилләренә тапшырылуыннан соң, узган атна Мисырда иң канкоешлысы булды.

Мисырның канун чыгару һәм җәмәгать вәкилләре эчке эшләр министрлыгы рәсмиләре белән очрашып көч куллануны туктату һәм коралдан атудан баш тарту хакында фикер алышу үткәрде.
XS
SM
MD
LG