Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (63)


1917 елның 23 ноябрендә Садри Максуди (алгы планда) Мәҗлес рәисе итеп сайлана.
1917 елның 23 ноябрендә Садри Максуди (алгы планда) Мәҗлес рәисе итеп сайлана.

Вазыйфалар бүлешү

1917 елның 23 ноябрендә (6 декабрь) үткәрелгән утырышта Мәҗлес рәисен, аның урынбасарларын, сәркәтипне һәм аның урынбасарларын сайлыйлар. Нәтиҗәләр болай була:

Садри Максуди - рәис
Бөньямин Әхтәмов - рәис урынбасары
Ильяс Алкин - рәис урынбасары
Галим Акчурин - сәркәтип
Хәлиулла Сәйфуллин - сәркәтип урынбасары
Хәлил Бакыев - сәркәтип урынбасары

25 ноябрьдә (8 декабрь) гомуми җыелышта җиде комиссия (һәйәт) төзелә:
  1. Яңа закон өлгеләре комиссиясе
  2. Дини мөәссәсәләрнең идарә эшләре комиссиясе
  3. Мәгариф комиссиясе
  4. Сөәл вә истигъфарнамә комиссиясе
  5. Дәстүр (кагыйдәләр җыелмасы) комиссиясе
  6. Тупраклы мохтарият (фракцияләр үзара килешкәч, бу комиссияне төзү тәкъдиме кабул ителә) комиссиясе
  7. Финанс (малия) комиссиясе
26 ноябрьдәге (9 декабрь) утырышта бу комиссияләргә ике иң зур фракциядән әгъзалар сайлана, шулай ук һәр комиссиягә рәис һәм сәркәтип билгеләнә:

Дәстүр (регламент) комиссиясе

“Төркчеләр” фракциясе:
Нәҗип Корбангалиев - рәис
Исмәгыйль Габиди - сәркәтип
Госман Диваев
Гомәр Терегулов
Габдулла (Габделбари) Баттал
Габдрәхим Фәхреддинов

“Тупракчылар” фракциясе:
Ильяс Алкин
Вәли Галәмов
Хәлил Сәйфеддинов
Габидулла Рахманкулов
Хөсәен Бурнашев
Садыйк Габдуллов

Мәгариф комиссиясе

“Төркчеләр” фракциясе:
Гомәр Терегулов- рәис
Ибраһим Биккулов - рәис урынбасары
Закир әл-Кадыйри
Даут Яналбиев
Сәхәр Габиди
Хәлил Бакыев - сәркәтип урынбасары

“Тупракчылар” фракциясе:
Шаһид Әхмәдиев
Галим Акчурин
Зыяэддин әл-Камали
Закир Аюханов
Мансур Халиков
Абруй Сәйфи

Сөәл вә истигъфар комиссиясе

“Төркчеләр” фракциясе:
Габделбари Баттал
Ибне Әмин Әхтәмов - рәис
Сәлимгәрәй Җантурин

“Тупракчылар” фракциясе:
Гыйлемдар Баембәтов
Галимҗан Ибраһимов
Газыйм Касыйми

Дин оешмаларын идарә итү комиссиясе

“Төркчеләр” фракциясе:
Салихҗан Урманов - рәис
Ханәфи Мозаффаров - сәркәтип
Мөбарәкшаһ әл-Ханәфи
Гыйрфан Рахманкулов
Исхак Габделгәрәев

“Тупракчылар” фракциясе:
Зыяэдин әл-Камали - рәис урынбасары
Гатаулла Бәһаэддинов
Садыйк Габдуллов
Закир Аюханов
Габделгазиз Мортазин
Миңлеислам Госманов

Финанс (малия) комиссиясе

“Төркчеләр” фракциясе:
Шәйхулла Алкин
Сәлимгәрәй Җантурин
Габдрахман Әхмәд
Ибраһим Биккулов
Җамаледдин Хурамшин
Хәлимбәк Бирмиев

“Тупракчылар” фракциясе:
Габдулла Әмиров
Фатих Сәйфи
Газыйм Касыйми
Шаһид Әхмәдиев
Галимҗан Ибраһимов
Фәтхи Әхмәдеддин

Яңа канун лаихәләре комиссиясе

“Төркчеләр” фракциясе:
Ибне Әмин Әхтәмов
Нәҗип Корбангалиев - рәис
Гаяз Исхакый
Госман Диваев
Габдулла Сөләймани
Һади Атласи

“Тупракчылар” фракциясе:
Сәгыйть Янгалычев
Галимҗан Ибраһимов - рәис урынбасары
Ильяс Алкин
Гани Абызов
Фәтхи Әхмәдеддин
Фатих Сәйфи - сәркәтип

Тупраклы мохтарият комиссиясе

“Төркчеләр” фракциясе:
Габделбари Баттал
Сәлимгәрәй Җантурин
Салихҗан Урманов
Нәҗип Корбангалиев
Һади Атласи
Закир әл-Кадыйри

“Тупракчылар” фракциясе:
Ильяс Алкин
Сәгыйть Янгалычев
Гани Абызов
Фатих Сәйфи
Габдулла Әмиров
Сәлахеддин Атнагулов
Шаһид Әхмәдиев
Фатих Мөхәммәдьяров
Шаһид Гайфи
Хәбиб Зәйни

Бу исемлектән күренгәнчә, кайбер депутатлар берьюлы 2-3 комиссиядә әгъза булып торган. Моны, беренчедән, комиссияләрдә эшли алырлык депутатларның саны аз булуы, икенчедән, аерым шәхесләрнең яисә фракцияләрнең өстенлекне, башкаларга йогынты ясау көчен үзләштерү ихтималыннан куркулары белән аңлату мөмкин. Исемлекләрдә бигрәк тә “тупракчылар” фракциясе әгъзаларының күплеге күзгә ташлана. Аларның да зур өлеше Милләт Мәҗлесе файдасына эшләргә әллә ни теләге булмаган, большевиклар ягына караган кешеләрдән торган.

“Төркчеләр” фракциясеннән Нәҗип Корбангалиев белән Сәлимгәрәй Җантурин өч, Гомәр Терегулов белән Госман Диваев ике комиссиядә әгъза булса, “ тупракчылар”дан Ильяс Алкин, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи һәм Шаһид Әхмәдиев өч, Газыйм Касыйми, Закир Аюханов һәм Зыяэддин әл-Камали ике комиссиягә кергәннәр.

Бу комиссияләр арасында иң мөһиме, һичшиксез, Тупраклы мохтарият комиссиясе һәм билгеле инде аның 16 әгъзасыннан унысы “тупракчылар” фракциясеннән була.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG