Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (65)


Садри Максуди (алгы планда) кунакларны төрк берлегенә кушылырга чакырып чыгыш ясый.
Садри Максуди (алгы планда) кунакларны төрк берлегенә кушылырга чакырып чыгыш ясый.
Башкортстан Вакытлы Идарәсе

Милләт Мәҗлесен котлап, Кырымнан, Төркестаннан, Чуашстаннан һәм Якутиядән телеграммалар килә. Аларны утырышлар башланыр алдыннан тантаналы рәвештә укыйлар. 20 ноябрьдә (12 декабрь) Уфага Казакъстаннан ун кешелек делегация килеп төшә, Мәҗлестә казакъ кардәшләрне аягүрә басып каршы алалар. Садри Максуди кунакларны төрк берлегенә кушылырга чакырып чыгыш ясый. Делегация башлыгы төрки халыкларының бердәмлеге бик кирәкле нәрсә дип җавап бирә, Мәҗлес депутатлары аны алкышлыйлар. Бу мәсьәлә хакында Закир әл-Кадыйри сөйли, Башкорт мохтариятенең Төрк Берлеге фикеренә каршы торуы фактына басым ясый. Аңлашылганча, Милләт Мәҗлесе башкортларны гына түгел, казакъларны да үз ягына җәлеп итәргә теләгән.

Башкортлар исә 12 көн дәвам иткән һәм 2(15) декабрьдә тәмамланган җыелышларында 22 кешелек Башкортстан Вакытлы Идарәсен сайлыйлар. Түбәндә шуларның егермесенең исемнәрен бирәбез.
  1. Шәриф Манатов
  2. Зәки Вәлиди
  3. Юныс Бикбов
  4. Илдархан Мутин
  5. Хаҗиәхмәд Рәмиев
  6. Муса Исхаков
  7. Галиәхмәт Габдикәев
  8. Хибаһ Габдев
  9. Ризаэддин Фәхреддинов
  10. Сәгыйть Мираев
  11. Харис Җомагулов
  12. Җиһангир Әмиров
  13. Госман Токымбаев
  14. Габдулла Габделбаев
  15. Гомәр Куәтов
  16. Акчулпанов
  17. Нурелгазыйм Таһиров
  18. Аллабирде Җәгъфәров
  19. Искәндәр Вилданов
  20. Гайнулла Гыйрфанов
Шул ук җыелышта дини оешма да төзелеп, аңа Ризаэддин Фәхреддинне, Сабир Хәснине, Зыя әл-Камалине һәм Фәхреддин Мәҗлүровны сайлап кертәләр. Мәгариф оешмасын тәшкил итү эше олы мәҗлес җыелганга кадәр кичектерелә.

Башкортстан Вакытлы Идарәсенә сайланган кешеләр арасында өчесе генә танылган шәхесләр була: большевик Шәриф Манатов, күренекле тарихчы һәм сәясәтче Зәки Вәлиди һәм мәшһүр дин галиме, татар-башкортның мәдәни үсешенә зур өлеш керткән мәгърифәтче, “Шура” журналының баш мөхәррире Ризаэддин бине Фәхреддин. Бу соңгы затның башкорт сепаратистлары җитәкчелеге эчендә урын алуы бик кызыклы. Тик шунысын да әйтү кирәк: соңыннан Р.Фәхреддин Милләт Мәҗлесе тарафыннан төзелгән Дин эшләре министрлыгында (нәзарәтендә) да эшли башлый. Ихтимал, ул Башкорт Вакытлы Идарәсенә ике араны килештерү максаты белән кергәндер яисә аның шәхси сәбәпләре булган.

Вәзгыятьне болай сыйфатларга мөмкин: бер яктан, Милләт Мәҗлесе, башкортлар аерылмасын өчен, төрле чаралар күргән, икенче яктан, башкорт хәрәкәте лидерлары озын-озак хезмәттән соң җитәрлек дәрәҗәдә демократик нигездә төзелгән Милләт Мәҗлесен санга сукмаганнар, аңа әһәмият бирмәгәннәр, мөстәкыйль оешмалар корып, мөстәкыйль карарлар чыгарганнар. Булар барсы да ахыр чиктә Милләт Мәҗлесе тарафдарлары белән (алар санына башкортлар да кергән) "башкортчылар" арасындагы упкынны тирәнәйтә барган, Идел-Уралда төрки берлек төзү фикерен төптән җимергән.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG