Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:14

Казанда “Гадел сайлаулар өчен” машина йөреше узачак


Казанда “Гадел сайлаулар өчен” машина йөреше узачак. Ул Мәскәүдәге “Ак боҗра” акциясе белән бер көнне - 19 февральдә үтәчәк.

“Вечерняя Казань” язуынча, элек узган “Гадел сайлаулар өчен” митингын оештыручылар бу юлы казанлыларны үз машиналары белән Үзәк стадион янында җыя.

Башта алар тезелешеп Болакның ике ягыннан узарга, ә аннары бөтен шәһәр буйлап - Киров дамбасыннан Ямашев урамы аша Җиңү проспектына һәм Танк боҗрасы аркылы кире Болакка кайтырга исәп тота.

Оештыручылар анда ким дигәндә 20ләп машина катнашыр дип исәпли.

XS
SM
MD
LG