Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үзен таныта. Төркия әлегә танымый


EMİTT күргәзмәсендә Татарстан стенды
EMİTT күргәзмәсендә Татарстан стенды

9-12 февральдә Истанбулда узган халыкара туризм күргәзмәсендә Татарстан стенды зур кызыксыну уятты. Шулай да туризм белгечләре сүзенә караганда, Татарстан төрек туристлары өчен һаман да билгесез төбәк булып кала. Төркиянең туризм ширкәтләрендә Татарстанга юллама табу мөмкин түгел диярлек, Казандагы агентлыклар да Татарстанга Төркиядән бик аз турист килүен әйтә.

EMİTT (East Mediterranean International Tourism and Travel) күргәзмәсендә Татарстан инде икенче тапкыр катнаша. Республика вәкилләре “Kazan – Tatarstan” стендында Казан, Болгар һәм Зөя кебек тарихи һәм туристик җирләрне танытты.

Күргәзмәне Төркия мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнай, Истанбул мэры Кадыйр Топбаш кебек мәртәбәле кунаклар да карады. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов төрек министрына Казан сурәте төшерелгән истәлекле бүләк тапшырды.

Иванов сүзләренчә, Татарстан стенды күргәзмә карарга килгән төрекләрдә зур кызыксыну уяткан. “Төрек туристлары Мәскәү һәм Петербурда булгач, яңа җирләр күрергә тели. Татарстан аларның ихтыяҗларына күбрәк туры килгән төбәкләрнең берсе: Казаннан Истанбулга туры очышлар, югары дәрәҗәдәге ресторан һәм кунакханә челтәре, ислам динен тоткан кешеләргә толерант һәм яхшы мөгамәлә”, дигән ул “Татар-информ” агентлыгына.

Истанбулда Казанга тур алып булмый

Татарстан күргәзмәгә килүчеләрне кызыксындырса да, чынбарлыкта вазгыять башкачарак. Республика гади төрек туристлары өчен билгесез төбәк булып тора һәм бернинди кызыксыну да уятмый. Моны Төркия һәм Татарстан туризм ширкәтләре вәкилләре дә раслый.

”Азатлык” хәбәрчесе Төркиянең иң зур туризм оешмаларыннан Татарстанга туристик юллама алырга тырышты, ләкин бернинди уңышка да ирешә алмады. Агентлар Мәскәү һәм Петербурга кызыклы сәяхәт програмнары тәкъдим итәләр, ләкин Татарстанга юллама сатмыйлар яки гомумән, республикабызның кайда икәнен дә белмиләр.

Төрек туристлары өчен чит ил юлламалары саткан Cafetur ширкәте безгә “ул төбәк белән эшләмибез”, дип белдерде һәм Татарстанга туры билет сатып алып барырга киңәш итте. Төркиядә танылган ETS Tour халыкара туризм ширкәте дә Казанга юллама тәкъдим итә алмады. Jolly International Tours оешмасы вәкиле безгә Татарстанга урынына альтернатива буларак Одессага юллама алырга киңәш бирде. “Теләсәгез, махсус юллама оештырырга мөмкин. Ләкин бу бик кыйммәткә төшәчәк. Татарстанга барырга теләүче туристларның мөрәҗәгать иткәне булмады. Ул юнәлеш буенча безгә шалтыратучы юк”, диде ширкәтнең вәкиле “Азатлык” хәбәрчесенә.

Кайбер туризм оешмаларында Татарстанның кайда икәнен дә белмиләр. Мәсәлән, Әнкарада урнашкан Golden Bay Tour ширкәте вәкиле Татарстанга юлламалар турында соравыбызга: “Урта Азия илләренә юлламалар сатмыйбыз”, дип җавап бирде.

Төркиядән килүче туристлар юк

Казанда урнашкан һәм чит ил туристларын кабул иткән ширкәтләр дә Татарстанга сәфәр кылучы төрекләрнең күләмен зур дими. Мисал өчен, Интурист ширкәтендә безгә “Төркиядән килүче туристлар юк”, диделәр. Оешма хезмәткәренең сүзләренчә, аларга күбрәк Украина, Беларус кебек рус телле илләрдән мөрәҗәгать итәләр. Шулай да Интурист вәкиле сүзләренчә, оешма төрек кунакларын кабул итергә әзер, хәтта төрекчә белгән гид та тәкъдим итә ала.

“Столица” туризм бюросында да төрекләрне еш килүче кунаклар дип атамыйлар. “Соңгы бер ел эчендә Төркиядән юллама сорап бер-ике генә мөрәҗәгать килде. Минемчә, Төркиядә Татарстанга ихтыяҗ бик кечкенә. Күбрәк безгә инглиз, алман телле европалылар килә”, диде “Азатлык”ка оешма вәкиле.

Шулай да, Татарстанның төрек туризм базары өчен ачылуына өмет бар. Мисал өчен, шул ук EMİTT кебек туризм күргәзмәләрендә республиканың стендын булдыру моңа ярдәм итә ала. Быелгы EMİTTның да бер нәтиҗәсе – җәй айларында Татарстан һәм Төркия туризм операторларының очрашуын оештыру. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов сүзләренчә, бу очрашуда туризм операторлары төрек туристларының таләпләренә туры килгән сәяхәт програмы булдыруны күздә тота һәм бу Татарстан өчен уңай нәтиҗәләр китерергә мөмкин. “Минемчә, турист агымы бу елның ахырына таба тагын да күбәер”, ди Сергей Иванов.
XS
SM
MD
LG