Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗад: Иран проблемнары – чит илләрнең кысылу нәтиҗәсе


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад бүген чыгыш ясап Ислам республикасындагы хәзерге барлык проблемнар чит илләрнең кысылуының нәтиҗәсе булуын белдерде.

Әлеге белдерүне ул Исламабадта ясады. Әхмәдинеҗад төбәк проблемнарын тикшерү өчен анда Пакыстан һәм Әфганстан президентлары белән очраша.

“Үз максатлары һәм теләкләрен тормышка ашыру өчен чит ил дәүләтләре безнең ил үсешенә аяк чала”, диде Иран президенты бернинди дә мисаллар китермичә.
XS
SM
MD
LG