Accessibility links

Васил Гарифуллин: “Без чеметүләргә, пычрак атуларга ияләнгән”


Казан федераль университетның төп бинасы
Казан федераль университетның төп бинасы

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров журналистика һәм социология факультеты укытучылары белән очрашканнан соң интернет форумнарда, журналистларга яхшы белем бирелми дип язучылар артты.

Казан федераль университеты җитәкчесе итеп 2010 елның апрель аенда билгеләп куелган Илшат Гафуров (аңа кадәр Алабуганың элекке башлыгы) 15 февраль көнне беренче тапкыр журналистика һәм социология факультеты укытучылары белән күзгә-күз очрашты. Факультет деканы Васил Гарифуллин, ректор һәр факультет белән бер-бер артлы ипләп кенә очрашулар үткәреп килә, дип әйтә.

Университтета озак еллар буе эшләгән галимнәр дә, деканнар да айлар буе ректорга керә алмыйча иза чигүләреннән зарлана. Гафуров әлеге очрашуда, иртәннән кичке 10-га кадәр эштә утыруын белдерсә дә, Гарифуллин җитәкченең кабул итәргә теләмәгәнлеге турында башкалардан ишеткәләгәнен әйтә.

Журфак җирдән аерылырга теләми

Ректор очрашуда факультетны күчергән вакытта, аның белән алдан киңәшмичә, әлеге проблеманы матбугатка чыгарып шау-шу тудыруның үзенә ошамаганлыгын белдерде. Гарифуллинның факультет киләчәгенә багышланган чыгышын да "амбициоз түгел" дип атады.

Васил Гарифуллин
Васил Гарифуллин
Гарифуллин алга йөз тотканда үзләренең “җирдән бик нык аерыласылары килмәгәнен” әйтә. Киләчәктә телевидениегә игътибарны көчәйтергә җыеналар. Быел ук телевидениегә караган магистратура ачылачак, шулай ук университеттагы телевидение белән факультет телевидениесе хезмәттәшлеген дә ныгытырга җыеналар.

Гарифуллин, Татарстан журналистикасы һәм читтәге татар журналистикасын гыйльми өйрәнү үзәген булдыру кирәк, дип әйтә.

“Безнең фәннәр академиясе дә, аның аерым институтлары да моның белән шөгыльләнми. Тарихны өйрәнә торган, шулай әдәбиятны, телне һәм сәнгатьне өйрәнә торган, татар энцеклопедиясенә багышланган аерым институтлар бар. Укыту белән шөгыльләнмәгән, бары тик телне генә өйрәнүче галимнәр дә бар. Безнең Татарстан журналистикасы да, татар журналистикасы да юньләп өйрәнелмәгән, хәтта татар журналистикасының тарихы да язылмаган”, ди Гарифуллин.

Бер генә студент өч тел беләм дип әйткән

Гафуров, читләтеп кенә булса да, әлеге очрашу вакытында белем бирү сыйфаты аксавын да әйтеп алды. Беренче чиратта, бүгенге базар көндәшлегенә җавап бирердәй яхшы белгечләр әзерләнергә тиеш дигән карашта ул. “Безгә барсы да сез кирәкле белгечләр әзерләмисез, аларны аннан соң янә тагын ике-өч ел кабат укытырга туры килә дип әйтеп торалар”, ди Гафуров.

Очрашуда “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе башлыгы Илшат Әминов та катнашты. Гафуров аны факультетның “стратегик партнеры” дип тәкъдим итте. Гарифуллин факультет каршында багучылар шурасы оештырылганны әйтә. Анда ярдәм итә алырдай бизнесменнар да, югары урыннарда эшләүче түрәләр дә, күренекле журналистлар да кергән. Әминов әлеге шураның рәисе итеп сайланган булган.

Әминов университетта студентлар белән очрашып тиздән ачылачак “ТНВ-Планета” каналында эшли алырдайлары бармы дип тә кызыксынган. Баксаң, өч телне дә: татарча урысча һәм инглизчә дә беләм, дип бер генә студент кул күтәргән.

Мәсьәләнең бу ягына килгәндә, факультет деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев студентлардан сорашу нәтиҗәсе шулай килеп чыкканга бик аптырап калган. “Бәлки анда бөтен студентлар да булмагандыр, бәлки яхшы сөйләшсәләр дә, үзләрен телләрне алай ук яхшы итеп беләләрдер дип уйламыйлардыр, тартыналардыр”, ди ул.

Гарифуллин татарча яхшы сөйләшкәннәрнең калган ике телне шәп итеп белмәүләрен таный. “Татар журналистикасы бүлегендә укучыларның күпчелеген авыллардагы милли мәктәпләрдән килүчеләр тәшкил итә. Әлбәттә, чит тел белү дәрәҗәсе, кызганычка каршы, югары түгел. Монда атнага бер сәгать, кайбер курсларда ике сәгать кенә укытып, инглиз телен югары дәрҗәгә җиткереп булмый”, ди Гарифуллин.

Шулай да ул, халыкара журналистика һәм социология бүлегендә укучылар арасында өч телне дә камил белүчеләр дә бар, дип әйтә.

Гарифуллин: Эшне ипле генә алып барырга тырышабыз

Гафуровның журналистика һәм социология факульты укытучылары белән очрашуыннан соң бу хакта язган сәхифәләрнең форумнарында каршылыклы фикерләр күп язылды. Алар арасында үзләрен журфак бетергәннәр дип әйтеп, укыту дәрәҗәсенең бик түбән булуын белдерүчеләр дә бар.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
Ясәвиев, тәнкыйть дөрес түгел, журфакны бер бинадан икенче бинага күчерергә теләгәч, университет җитәкчелеге теләгенә каршылык белдереп шау-шу туганнан соң, каралтырга телиләр, дип әйтә.

“Мин безнең факультетны бетерүчеләрне журналистика ягыннан бәяләргә бик үк хаклы да түгелмен. Мин журналист булачак студентлар белән өченче һәм бишенче курсларда эшлим. Өздереп әйтә алам, араларында бик башлылары, зирәк фикерлеләре, тәнкыйди фикер йөртүчеләре дә бар. Укып бетергәннәрнең белем дәрәҗәсе түбән дип әйтү ул - факультет бер бинадан икенче бинага күчкән вакытта безгә карата туган негатив карашның нәтиҗәсе дип әйтер идем. Октябрь аена кадәр, икенче урынга күчкәнгә хәтле бу кадәр тәнкыйть булганны хәтерләмим”, ди Ясәвиев.

Гарифуллин бөтен тискәре фикерләрне дә исемнәрен күрсәтмичә, бер үк кешеләр язып утыра, ди. “Статистика шуны күрсәтә – журналист булып эшләүчеләрнең 75%-ы махсус журналист белеменә ия түгел, шулай булса да алар арасында яхшы журналистлар бик күп. Ләкин, 25% журналист белеме алган хезмәткәрләр арасында да югары уңышка ирешкән журналистлар шулай ук бик күп. “Анда шундый әйбер кирәк, мондый әйбер кирәк”, дип фикер белдереп утыручылар алар журналистика белеменә ия булмаган кешеләр. Алар әлеге бәхәсләрдә күбрәк катнаша. Чеметүләргә, пычрак атуларга без ияләнгән һәм үзебезнең эшне ипләп кенә алып барырга тырышабыз”, ди Гарифуллин.

Белем бирүне өч баллга бәялүчеләр дә бар

Шушы елларда гына татар журналистикасын бетергән бер белгеч радиобызга: “Белем бирү сыйфатын 10 балл белән бәяләсәм, Мәскәү университетындагы белем бирүгә 8 балл, ә бездәгегә 3 балл куяр идем”, диде. Мәскәү университетында укылган лекцияләрнең youtube-ка куелганнарын карап һәм интернеттан лекцияләрне табып, өйрәнеп ул әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Казанда эшкә урнашкан студентларның лекцияләргә йөрмәве, укытучыларның моңа күз йомуы, замана таләпләренә туры килгән мобил журналистика нигезләре өйрәтелмәү, аерым бер юнәлеш сайлаганнарның бу өлкәнең бөтен нечкәлекләрен дә ачып салган белем ала алмавы күңеленә хуш килмәгән аның.

"Исемемне әйтер идем, укытучыларым белән араны бозасым килми, аларны хөрмәт итәм", диде әлеге белгеч. “Укып кына журналист та булып булмыйдыр, бәлки журналист булып туарга кирәктер”, дип тә өстәде ул.

Журфакта укучылар һәм укып чыкканнар! Ә сезнең фикер ничек? Андагы укытуны сез ничек бәялисез? Рәхим итеп безнең форумга яза аласыз.
XS
SM
MD
LG