Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (66)


Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди (алгы планда) өч нәзарәтнең эшчәнлеген югары бәяләп чыгыш ясый.
Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди (алгы планда) өч нәзарәтнең эшчәнлеген югары бәяләп чыгыш ясый.

Әлбәттә, Садри Максуди бу нотыгын депутатларны тагын да рухланыбрак эшләтү максатыннан чыгып ясый.


Садри Максуди чыгышы

Комиссияләр (һәйәтләр) төзелгәннән соң, Милләт Мәҗлесенең эш күләме шактый арта, утырышлар бик озак, төнге сәгатьләргә кадәр дәвам итә. Бөтен комиссияләр дә диярлек үз карамагындагы өлкә белән бәйле канун өлгеләрен әзерли. Мәсәлән, диния нәзарәте мәхкәмәләр (дини судлар) һәм аларның эше, дин эшләрен идарә итү өчен конституциягә маддәләр; малия (финанс) нәзарәте милли салым җыю, нәзарәтнең низамнамәсе; мәгариф нәзарәте уку-укыту структуралары, башлангыч белем, урта белем програмнары, педагогик уку йортлары (мөгаллим мәктәпләре), югары белем; Мохтарият һәйәте дәстүр һәм Милли мохтарият турында канун өлгеләрен әзерләп Мәҗлеснең гомуми утырышы каравына тапшыралар.

Мәгариф комиссиясе башлангыч һәм урта мәктәпләргә дәреслекләр әзерләү, педагогик хезмәтләр әзерләү, халыкны укыту, фольклор әсәрләрен туплау, балалар өчен китаплар язу, милли театрны һәм музыканы үстерү, милләт тарихын өйрәнү, музейлар оештыру өчен Милләт Мәҗлесеннән 50 мең сум, китапханә булдыру өчен тагын 5 мең сум сорый. 1917 елның 31 декабрь (13 гыйнвар) утырышында бу үтенеч тикшерелеп нәтиҗә чыгару өчен малия нәзарәтенә тапшырыла.

Гомуми утырышларның берсендә өч нәзарәт тә башкарган эшләрнең хисабын бирә. Ул исә шактый ук күп гамәл башкарылганлыгын күрсәтә. Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди өч нәзарәтнең эшчәнлеген югары бәяләп, үз чыгышында болай ди:

“Кадерле депутатлар!

Берничә көн дәвамында игътибарыгызга өч доклад тәкъдим ителде. Шуларны тыңлаганнан соң сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Әфәнделәр! Халык сайлаган вәкилләр халык вәкиллегенә (Милләт Мәҗлесенә) хисап бирделәр. Бу – тарихыбызда бик мөһим һәм беренче тапкыр булган вакыйга. Икенче хосус (момент): бөтен мөмкинлекләрдән мәхрүм шималь (төньяк) төркләре сигез ай эчендә гаять зур оешма төзү сәләтенә ия булуларын дөньяга күрсәтте. Сезгә мәгълүм: хәзерге вакытта бөтен җирдә халкыбыз турында төрле статистик мәгълүматлар туплана. Болар оешма өчен бик мөһим адымнар. Моннан тыш, үзәк оешмалар белән бәйләнешкә керү эшен губерналарның (вилаятьләрнең) үзләренә тапшырган идек. Һәм монда да искиткеч әйбәт эшләр күрсәтелде. Боларның мисалы тарихта юк. Гасырлар буена бергә яшәгән халыклар һәрберсе үз таләпләрен алга чыгарып бүленеп беткән вакытта шималь төрк кавемнәре тып-тын гына бер-берсенә якынлашалар һәм берләшәләр. Мәгариф нәзарәте тапшырган докладтан аның да дөрес юлда булуы аңлашыла.

Бу уй-фикерләрне Малия нәзарәтенең Милли Хәзинәнең керемен арттыру юлындагы уңышлары да ныгыта. Әгәр халык үз оешмасын төзүдә уңышка ирешмәгән булса, бу кадәр үсеш дәрәҗәсенә җитә алмас идек. Әфәнделәр! Шуны онытмагыз: болар барысы да яшьләребезнең, татар яшьләренең хезмәтләре. Бу казанышларда чит-ятларның катнашы юк. Диния нәзарәте эшенең дә шулай ук уңышлы баруын күрәбез.

Мохтарият комиссиясе докладына килгәндә шуны әйтергә телим: гасырлар дәвамында хаким булып торган һәм үз дәүләтләренә ия булган халыклар да сигез ай эчендә конституция әзерләрлек мәҗлес төзи алмаганнар. Әмма шималь төрк кавемнәре Милләт Мәҗлесен барлыкка китереп эшкә кереште. Әйе, хәзер шималь төрк кавемнәре зур кыюлык белән үсеш һәм алгарыш юлыннан баралар, киләчәкнең ныклы нигезен салалар. Башка кавемнәргә мәгълүм булсын ки, алты миллионлык татар бүлекләре (полклары) хәрәкәткә күчтеләр. Без бердәм һәм көчле хәрәкәт итәбез. Бу бүлекләр алга барганда башкалар бер кырыйга чигенеп торырга, аларга юл бирергә тиеш. Аларга каршы торырга тиеш түгелләр!”

Әлбәттә, Садри Максудиның бу нотыгы депутатларны тагын да рухланыбрак эшләтү максатыннан чыгып ясалган. Ләкин нәзарәтләр арасында төгәл аңлашу һәм килешү булган дип әйтү мөмкин түгел. Дөрес, мәгариф белән малия нәзарәтләре арасында ниндидер проблемалар булмаган. Ләкин дин эшләре нәзарәтендәге (мөфтилек) кайбер голамәнең элекке гадәт белән һәр эшкә хуҗа булу теләге төрле низагларга юл ачкан. Өстәвенә, Мәҗлес депутаты булган демагог коммунистларның һәр мәсьәләдә оппозиция ролен уйнап, яшерен рәвештә Мәҗлес эшенә таркаулык кертергә тырышулары парламентны кыен хәлгә төшергән. Демократик парламент өчен болар табигый күренеш, ләкин ул көннәрдәге катлаулы сәяси шартларда Мәҗлес мондый бәхәс вә низагларга игътибар итәргә мәҗбүр булып, кадерле вакытны әрәмгә уздыруы да ачык.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG