Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чулман төбәге яшьләре татар теле өчен борчыла


Татар телен яклау пикеты. Казан, 19 февраль, 2012
Татар телен яклау пикеты. Казан, 19 февраль, 2012

Быелгы Ана теле уңаеннан Татарстанда яшьләр тарафыннан беркадәр хәрәкәт, сөйләшү булды. Яшьләрнең Казан каласында пикетка чыгулары да бәян ителде. Ана теле көне алдыннан Чулман төбәгендәге берничә яшь кешедән мәктәпләрдә, югары уку йортларында, урамда һәм гаиләдә татарча сөйләшүләр турында беркадәр фикерләр белештек.


Илнур Галиев Түбән Кама каласында яши, химия ширкәтендә эшли. Ул шушы каланың “Азатлык” татар яшьләре бүлеген җитәкли, шәһәр ТИҮе әгъзасы.

Илнур Галиев
Илнур Галиев
“Татар теле проблемы безнең каладагы урам исемнәре белән дә бәйле. Совет чорындагы кебек күбесе урысча язылган. Халык депутаты, татар Конгрессының шәһәр бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев та бу өлкәдә үзгәрешләр кертергә омтылды, ләкин хакимияттә яклау тапмады. Аңа калада урам исемнәрен татарча язуга акча юк, дип җавап биргәннәр. Шуның белән авызын япканнар”,-дип мисал китерде Илнур Галиев.

Булат Гатин Чаллыда яши. Яшьләр эшендә катнашып тора. Пермь ягында туган бу егет хәзерге вакытта Алабугада эшли.

Булат Гатин
Булат Гатин
“Татар теле проблемы Алабугада гына түгел, Татарстанның һәр җирендә бар. Кибеткә барып, әйбер сораганда, “говорите по-русски” дигән сүзләр ишетү күңелсез хәл инде ул. Минем Барда районыннан туганым килгән иде.”Сезнең җирләргә килеп урысча сөйләшеп йөрдем. Бездәге кибетләрдә гел татарча сөйләшәләр”, ди. Менә шундый кызык хәлләр. Кая тәгәрибез, кая барабыз? Без һәр җирдә татарча сөйләшергә тиеш, аның мөһим икәнен аңласыннар иде”, дип борчыла Булат.

Илмир Салихов узган ел фамилиясендәге “ов” кушымчасын алдыру эшен башлаган һәм күптән түгел яңа паспорт алган. Бу эштә булган кыенлыклар, хакында без Илмир белән сөйләштек.

Илмир Салих
Илмир Салих
“Фамилия үзгәртүгә мин бик җитди карадым һәм аңа күптән әзер идем. Мәктәптә укыган чагында ук язучыларның фамилиясендә “ов”, “ев”, “ин” кушымчаларының булмавына игътибар иттем. Аннан аңладым, безнең бабайларның фамилияләрендә бу кушымчалар булмаган. Тора-бара минем фамилиягә дә “ов”ның кирәк булмавын, аннан башка да матур яңгыравын күрдем.

Бу эшне башларга әзер булуымны аңлагач, 2011 елның август азагында ЗАГСка гариза яздым. Бар документларны алыштырдым. Моның өчен 1500 сум чамасы акча тоттым. Әти-әни бу күренешкә “данлыклы буласың киләмени” дип шаяртыбрак карадылар. Аннан риза булдылар. ЗАГСта да фамилия үзгәртү сәбәбе белән нык кызыксындылар. Мин аларга “бабам исемен йөртәсем килә”, дип җавап бирдем. Бу аларны канәгатьләндермәде. Нәтиҗәдә, алар “дини карашлар аркасында” дип яздылар. Асылда мин бабам исемен ничек бар, шулай алырга теләдем”, дип ассызыклады Илмир.

Әлеге язмада исемнәре әйтелгән яшьләр алга таба да ана теленә битараф булмабыз, аны онытмас, оныттырмас өчен кулдан килгәнне эшләрбез дигән фикерне әйттеләр.
XS
SM
MD
LG