Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техник белем алучы студентларга татар теле ничә сәгать кирәк?


Семинарда катнашучылар
Семинарда катнашучылар

Чәршәмбедә Казанда “Техник югары уку йортында икетеллелекне тормышка ашыру проблемнары һәм перспективалары” дигән семинар узды. Әлеге темага Татарстанның мәгариф даирәсендә инде бишенче ел сөйләшәләр. Быелгы төп сорау – өченче буын мәгариф стандартларында татар телен ничек укытырга?


Русиянең барлык югары уку йортлары 2011 елда өченче буын мәгариф стандартлары буенча укый башлады. Бакалаврларны хәзер элеккеге кебек 5 елда түгел, ә 4 ел эчендә әзерлиләр. Нәтиҗәдә техник югары уку йортларында һуманитар һәм социаль фәннәрнең күләме 1800 сәгатьтән 1000 сәгатькә кимегән. Татар теле, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте кебек фәннәр уку планыннан, гомумән, төшеп калган. Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесенә Казан тикшеренү технология университетының (КТТУ, элекке КХТИ) ике телдә укыту кафедрасы җитәкчесе Лилия Рәҗәпова сөйләде. Семинар нәкъ менә шул уку йортында узды.

“Мондый үзгәрешләр гамәлгә кергәч, без, ягъни тел, тарих, һуманитар тәртип кафедраларында эшләүче мөгаллимнәр, аптырап калдык: ничек инде без үзебезнең студентларыбызны Универсиада алдыннан телсез, тарихсыз калдырыйк, ди? Җыелышып Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек. Премьер-министр Илдар Халиковның җавап хаты көттермәде”, - дип сөйли Рәҗәпова.

Әлеге хат нигезендә республика югары уку йортларында татар телен һәм Татарстан тарихын 36-шар сәгать күләмендә укыту тәкъдим ителә. Әлбәттә инде, һәр уку йорты бу фәннәрне үзенең програмына кертү/кертмәү мәсьәләсен үзе хәл итә. “Премьер-министрның тәкъдиме Татарстандагы һәрбер югары уку йортына җиткерелде. Аны тискәре кабул итүчеләр юк дип әйтә алам”, - диде министрлар кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева.

Йә татар теле, йә тарих

КТТУда исә мәсьәләне үзләренчә хәл итеп куйганнар: студентлар йә татар телен, йә Татарстан тарихын сайлый ала. Татар теленә 36 сәгать лекция бирелсә, тарихка 18 сәгать лекция белән 18 сәгать практик дәресләр каралган. Берьюлы телне дә, тарихны да укыту каралмаган.

Шунысы бар: моннан ары магистратурада белем алучылар да татар телен өйрәнергә мәҗбүр булачак. Курс шулай ук бер семестр дәвам итә.

Татар телендә белем бирүгә килгәндә, Лилия Рәҗәпова күңелле яңалык белән уртаклашты: “Соңгы өч елда университетыбызның нефть һәм нефть химиясе факультетында иң яхшы төркем – татар төркеме”.

Татарча укучы төркемнәрне КТТУда 1992 елда туплый башлыйлар. Андый төркемнәр нибары ике генә факультетта оештырыла: нефть һәм нефть химиясе факультеты белән энергия машиналарын төзү һәм технологик җиһазлар факультетында. Һәрбер факультетта берәр татар төркеме.

“Татарча төркемнәргә ихтыяҗ сүлпәнәйгән дип әйтә алмыйм. Безнең югары уку йортына укырга керүчеләрнең 60-70%ы Татарстан районнарыннан килә. Ә алар гадәттә татар телендә укыган балалар. Татар төркемнәрендә беренче һәм икенче курсларда 18 фән татарча укытыла – бу барлык программаның якынча 35%ы дигән сүз. Өченче курстан башлап укыту тулысынча рус телендә алып барыла. Нәтиҗәдә татар төркемнәрендә укып чыккан яшьләр ике дәүләт телендә дә бертигез дәрәҗәдә аралаша да, эшли дә ала”, - дип сөйләде Лилия Рәҗәпова.

КТТУдан кала татар төркемнәре шулай ук КФУ, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә бар.
XS
SM
MD
LG