Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин тарафдарлары 5 март көнне чара үткәрмәскә карар кылды


Русия президентына намзәт Владимир Путин тарафдарлары 5 мартта, сайлауның икенче көнендә Мәскәүнең Лубянский бакчасында чара үткәрмәскә булды.

«Берләшкән хәрәкәт штабы» матбугат хезмәте «Интерфакс»ка Мәскәү мэриясе белән сөйләшүләрдән соң әнә шундый карарга килгәннәрен белдерә. Бу чараны оештыручылар хакимиятләрнең эш көнендә чара үткәрү өстәмә кыенлыклар тудыра дип белдерүе белән килешкән. Штаб вәкиле әйтүенчә, 4 мартта Лубянский бакчасында планлаштырылган икенче бер чара үтәчәк.

Оппозиция 5 март көнне Мәскәү үзәгендә «Гадел сайлаулар өчен» дип аталган митинг үткәрергә ниятләгән иде. Хакимият әлеге чараны үткәрү урынына әлегә ризалыгын бирми. Сөйләшүләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG