Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азу” аркасында талашкан мөфтиләр килеште


Мөфтиләрне талаштырган “Азу” кафесы
Мөфтиләрне талаштырган “Азу” кафесы

Русия президенты сайлавыннан соң беренче иртәдә барысы да сайлау нәтиҗәләре белән мәш килгәндә, Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсендә Татарстан диния нәзарәте белән “Азу” кафесы хуҗалары арасында чыккан низаг хәл ителде. Барысы да тыныч кына узды, хәтта журналистлар да белми калды.


Исегездә булса, “Шифа” ширкәте белән Татарстан диния нәзарәте арасында Казанда урнашкан “Азу” кафесы аркасында низаг чыккан иде. Мөселманнар кафе өчен бер-берсенә дәгъвалар белдерде.

19 гыйнварда узган мәхкәмәдә ике якның хокукларын яклаучы адвокатлар хөкемдар каршында ару гына сүз көрәштерде. Һәрберсе үз ягын каерды. Тарткалашулар нәтиҗә китермәде, “өстәмә документлар кирәк” дигән сылтау белән мәхкәмә 20 февральгә күчерелде. Ләкин ул мәхкәмә булмый калды.

Каршы яклар хокукларын яклау өчен 5 март иртәсендә очрашырга килеште. Ләкин 5 мартта ике як та килешенгәне ачыкланды.

Мәхкәмә озакка сузылмады, очрашу 10 минуттан артык дәвам итмәде. Хөкемдар Рөстәм Камалиевка тагын бер айдан “Азу” кафесының техник паспортын теркәләчәк һәм өстәмә килешү тапшырылачак дип әйтте. Хөкемдар чираттагы очрашуны 4 апрельгә билгеләде. Низагка “мировой” килешү белән нокта куелачак. Моңа кадәр ике мөфтине талаштырган “Азу” кафесы ике якны да татулаштырган булып чыкты.

Татарстан диния нәзарәте хокукларын яклаучы Ренат Хәсәншин, ике якның да дуслашу нечкәлекләрен белмим, диде. “Мин бары тик адвокат, татулашу ничек нинди шартларда булганын әйтә алмыйм, ләкин каршы яклар консенсуска килде, берсенең дә хокуклары бозылмый”, диде.

“Татарстан диния нәзарәте белән “Шифа” ширкәте арасындагы беренче килешү 2007 елның 11 июлендә төзелгән. Аннары 2010 елның 23 мартында тагын өстәмә үзгәрешләр кертелгән. Хәзер шушы соңгы документка өстәмә килешү төзелде, ул ике якны да канәгатьләндерә. Арендага түләү артачак, бу – бүгенге базар таләпләре. “Шифа” кулланмаган мәйданны Татарстан диния нәзарәтенә кире кайтара. Килешүдә тагын нюанслар бар, ләкин аларны әйтә алмыйм. Бары тик бер нәрсә: Татарстан диния нәзарәтен яңа килешүдә барлык шартлар да канәгатьләндерә. Нәзарәтнең хокуклары кысылмаячак. Хәзер барлык документларны теркәтү эше белән мәшгульбез”, диде адвокат Ренат Хәсәншин.

“Шифа” хокукларын яклаучы юрист Ирек Шәрипов бу турыда аңлатмалар бирүдән баш тартты. Татарстан диния нәзарәтеннән дә бу турыда рәсми рәвештә комментар ала алмадык.
XS
SM
MD
LG