Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган

Хакимият каршындагы урам җыены. Чаллы, 6 март, 2012 ел
Хакимият каршындагы урам җыены. Чаллы, 6 март, 2012 ел

Чаллы коммунистлары 4 март сайлавындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп урам җыены оештырды. Җыен 6 март көнне кичке сәгать дүрттә хакимият бинасы каршында башланды. Анда сайлау барышында яңа пычрак технологияләр кулланылуы да әйтелде.


Хакимият каршында узган җыенга йөзгә якын кеше килгән иде. Ризасызлык белдерергә килүчеләр хакимияттә эшләүчеләрнең эш сәгате беткән вакытны көтеп, аларга сайлауда булган хәрәмләшүләрне җиткермәкче булды. Җыендагы халык хакимият ишеге төбендә тере коридор ясап, ике якка бүленеп басты. Кулларында бары ике шигарь иде.

КПРФның Чаллы бүлеге әгъзасы, күзәтүче Наилә Фазлыева узган сайлауда хакимият тарафыннан халыкны, аеруча картларны, Путинны сайламаган очракта, сугыш башлану белән куркыттылар, шуның белән өлкәннәрне Путин өчен тавыш бирергә мәҗбүр иттеләр дигән фикерне әйтте.

Татьяна Гурьева (уңда)
Татьяна Гурьева (уңда)
“Без сайлауга нәтиҗә ясап бетерә алмадык әле. Чаллыда сайлау беткәч, бүлгеләрдә 162 беркетмә язылып, аларны үзәк сайлау комиссиясенә тапшырдылар. Үзәк комиссиягә тапшырылыр алдыннан, бүлгеләрдә беркетмәләргә үзгәрешләр кертү күренешләре булды. Без аларның кайберләрен ачыклый алдык. Мондый күренешләрнең шактый күп икәнен дә беләбез. Тавышларны санау канунга туры килмәде. Болар барысы да хәрәмләшүгә керә. Безнең күзәтүчеләргә Путин ягында булган бюллетеньнәрне санарга мөмкинлек бирмиләр. Күп тавышлар Путин ягына күчә. Санаткан очракта да соңрак, беркетмәдәге саннарны үзгәртәләр. 2101нче бүлгедә, мәсәлән, беркетмә саннарын яхшы гына Путин ягына үзгәртәләр. Безнең саннарны 300гә киметеп, нәтиҗә ясадылар. Полиция чакырттык, нәтиҗә булмады. Кабат санаулар турындагы тәкъдимнәребез дә кабул ителмәде. Чөнки комиссия әъзалары башка намзәтләр өчен бирелгән тавышларның Путин өемендә икәнен беләләр иде.

Видео, веб-камераларның файдасы булмады. Хакимият тагын да остарак эш итү мөмкинлеген алды. Яңа, тагын да пычраграк технологияләр кулланылды. Безнең күзәтүчеләр аларны ничек кулланганнарын аңламый да калдылар”, диде урам җыены барышында Чаллы коммунистлары җитәкчесе Татьяна Гурьева.
Бюллетеньнәрне аралап та тормадылар, өч өемгә бүлделәр

“Бюллетеньнәрне тартмадан алганнан соң, өстәлгә җәеп салганнан соң, аларны намзәтләр буенча аралап та тормадылар. Комиссия әгъзаларына күрсәтмә бирелгән, бюллетеньнәрнең беренче өеме иң зурысы булырга тиеш, икенчесе уртача һәм өч кечкенә өем булырга тиеш. Һәр өемгә теләсә кайсы намзәт өчен тавыш бирелгән бюллетень эләгергә мөмкин иде. Мәсәлән, Путин өчен бирелгән тавыш Зюганов яки Жириновский өемендә ята ала иде. Сайлаудан соң төп максат – шул өемнәрдәге бюллетеньнәрне тиз генә капчыкка салып, кирәкле саннарны язып кую иде. Аларга 80% тавыш җыю максаты куелган һәм шулай булып чыкты да”, дигән фикерләрен җиткерде сайлауда киңәшләшү тавышы белән күзәтүче булган Руслан Вәлиуллин.

Урам җыенында Татьяна Гурьева Чаллы сайлау бүлгеләрендә Жириновский һәм Мироновларның күзәтүчеләре булмавын, шуның белән алар үз тавышларын Путинга сатулары хакында да белдерде.

Путин камералары бик хәйләкәр

Чаллыдагы веб-камера ике сайлау тартмасының берсен шактый яхшы күрсәтсә дә, икенче тартманың кырыен гына күрсәтә. Ялган бюллетеньнәр ташларга теләгән кешенең кайсы тартма янына киләчәген чамаларга була.
1/9 Чаллыдагы веб-камера ике сайлау тартмасының берсен шактый яхшы күрсәтсә дә, икенче тартманың кырыен гына күрсәтә. Ялган бюллетеньнәр ташларга теләгән кешенең кайсы тартма янына киләчәген чамаларга була.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Уфадагы бу веб-камера сайлау тартмасыннан шактый ерак куелган. Ул сайлаучының тавыш бирү бүлмәсеннән чыгып тартмага таба килүен күрсәтсә дә, ялган бюллетеньнәр салучының камерага арт белән борылып, канун бозуны каплау мөмкинлеге бар.
2/9 Уфадагы бу веб-камера сайлау тартмасыннан шактый ерак куелган. Ул сайлаучының тавыш бирү бүлмәсеннән чыгып тартмага таба килүен күрсәтсә дә, ялган бюллетеньнәр салучының камерага арт белән борылып, канун бозуны каплау мөмкинлеге бар.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Белореттагы бу веб-камера ялган бюллетеньнәр салуны ачык күрсәтер иде. Ул тартмага шактый якын урнаштырылган. Русия һәм Башкортстан әләмнәре торганга, тартмалар янына камерага арт белән борылып килү бик сәер булыр иде. Әмма бу камера ялган бюллетеньнәр та
3/9 Белореттагы бу веб-камера ялган бюллетеньнәр салуны ачык күрсәтер иде. Ул тартмага шактый якын урнаштырылган. Русия һәм Башкортстан әләмнәре торганга, тартмалар янына камерага арт белән борылып килү бик сәер булыр иде. Әмма бу камера ялган бюллетеньнәр та
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Сарман районының Илексаз авылындагы бу веб-камера идән ташларын бик ачык күрсәтә. Әмма сайлау тартмасы игътибардан шактый читтә, һәм биредә дә бюллетеньнәр салуны камерадан гәүдә белән каплау мөмкин.
4/9 Сарман районының Илексаз авылындагы бу веб-камера идән ташларын бик ачык күрсәтә. Әмма сайлау тартмасы игътибардан шактый читтә, һәм биредә дә бюллетеньнәр салуны камерадан гәүдә белән каплау мөмкин.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Арчадагы веб-камера яшерен тавыш бирү бүлмәсе өстенә куелган. Күп очракта ул тартмага таба баручыларның аркасын гына күрсәтә.
5/9 Арчадагы веб-камера яшерен тавыш бирү бүлмәсе өстенә куелган. Күп очракта ул тартмага таба баручыларның аркасын гына күрсәтә.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Апаста да веб-камераны сайлау тартмасыннан еракка куйганнар һәм биредә дә ялган бюллетеньнәр ташлау капланырга мөмкин.
6/9 Апаста да веб-камераны сайлау тартмасыннан еракка куйганнар һәм биредә дә ялган бюллетеньнәр ташлау капланырга мөмкин.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Чуашстанның Шыгырдан авылында куелган веб-камера ялган бюллетеньнәр ташлаучыга мөмкинлек калдырмый диярлек.
7/9 Чуашстанның Шыгырдан авылында куелган веб-камера ялган бюллетеньнәр ташлаучыга мөмкинлек калдырмый диярлек.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Бу сүрәт Пенза өлкәсендәге мәшһүр Әләзән авылындагы веб-камерадан.
8/9 Бу сүрәт Пенза өлкәсендәге мәшһүр Әләзән авылындагы веб-камерадан.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка авылындагы бу сайлау тартмасына ялган бюллетеньнәр салынмагандыр дип өметләнергә була.
9/9 Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка авылындагы бу сайлау тартмасына ялган бюллетеньнәр салынмагандыр дип өметләнергә була.
Владимир Путин тәкъдиме белән президент сайлауның гадел үтүен күрсәтү өчен куелган веб-камералар күп нәрсәне күрсәтмәде. Күп кенә урыннарда алар белмәгәнлектәнме, махсусмы ялган бюллетеньнәр ташлауны күрсәтмәслек итеп урнаштырылган иде.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG