Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау тәмам. Күзәтүчеләрне тавыш санауга кертмиләр


Әтнә районы Бәхтияр авылындагы 1015нче сайлау урыны. Сайлау комиссиясе әгъзасының арыганлыгы аңлашыла. Ә менә экранда тавыш бирү әрҗәсенең булмавы - аңлашылмый
Әтнә районы Бәхтияр авылындагы 1015нче сайлау урыны. Сайлау комиссиясе әгъзасының арыганлыгы аңлашыла. Ә менә экранда тавыш бирү әрҗәсенең булмавы - аңлашылмый

Кичке сигездә сайлау урыннары ябылды. Прохоров тарафдарлары күпсанлы хәрәмләшү очраклары турында хәбәр итә.

Казан федераль университетының юридик факультетында белем алучы Алинә Гарифҗанова әлеге сайлауда Михаил Прохоров ягыннан күзәтүче булып эшләде. Сайлау комиссиясе аның кайсы югары уку йортында укыганын белгәч, университетка шалтыратып, Алинәнең Прохоров мәнфәгатьләрен кайгыртуын җиткерә. Озак та узмый Алинәгә юрфактан шалтыратып, сайлау урыныннан кичекмәстән китәргә кушалар. “Күзәтү эшен туктатмасам, алар мине университеттан куарбыз, дип куркыттылар. Ләкин мин барыбер калдым. Хәзер тавышларны саный башладык”, - дип сөйләде Алинә.

Алинә Гарифҗанова
Алинә Гарифҗанова
Яшел Үзән шәһәрендә кичке сәгать 8 җитү белән гаҗәеп хәл килеп чыга. Прохоров ягыннан эшләгән күзәтүчеләр тавыш җыю эшендә катнашырга җыенган вакытта сайлау урынына “Мин – Прохоровның чын күзәтүчесе, ә бу кешеләр – ялган күзәтүчеләр” дигән сүзләр белән бер ир-ат килеп керә. Сайлау комиссиясе әгъзалары аның документларын тикшермичә, бу кешенең сүзләренә ышанып, сайлау урынында көне буе эшләгән күзәтүчеләрне куып чыгара.

Яшел Үзәннән тагын бер хәбәр: көндезге сәгать 4тә сайлау комиссиясе һәм күзәтүчеләр теркәгән сайлаучылар саны арасында аерма 700 кеше булган.

Күзәтүчеләрне сайлау урыныннан куып чыгару очраклары турында хәбәрләр төрле районнардан килеп торды. Андый очраклар Комлы Кавал (Лаеш районы), Әлмәт, Казанда күзәтелде. Ким дигәндә 10 күзәтүчене сайлау урыннарыннан куып чыгарганнар.

Сайлау урыннары ябылу белән күзәтү камералары да үз эшен туктатты. Бер сәгатькә. Кичке сәгать 9да камералар яңадан эшли башлады. Ягъни әлеге бер сәгать дәвамында бюллетеньнар белән нишләгәннәр – моны тикшереп булмый.

Казанның 85нче мәктәбендә урнашкан 219нчы сайлау урынында Прохоров ягыннан күзәтүче булып эшләгән Евгений Бердников та 4 мартны онытмас, ахрысы.

Евгений Бердников
Евгений Бердников
“Мин үземне бик тыныч тоттым. Булган хокук бозуларны теркәп бардым. Урнадан күземне алмадым. Ләкин сәгать кичке сигезенче яртыда, сайлау урынының ябылуына ярты сәгать калгач, сайлау комиссиясе әгъзалары мине чорнап алдылар да миннән котылырга тырыштылар. Имеш, минем күзәтүче булып эшләргә хакым юк. Сайлау вакыты тәмамланмаса да, шушы вакытта бер сайлаучы да сайлау урынына кертелмәде. Полицейскилар аларны кертмичә торды. Ягъни сайлау процессы туктатылып торды!” – дип сөйләде Бердников.

Сайлау комиссиясе әгъзаларының Евгений Бердниковка булган дәгъвалары белән видеодан таныша аласыз.



* * * *

“Азатлык” хәбәрчесе бүген көн дәвамында Михаил Прохоров штабында эшләде. Иртәнге якта хәрәмләшүләр турында хәбәрләр ярты сәгатькә 5әр теркәлә торган булса, хәзер телефоннар тынмый диярлек. Барлыгы 70ләп хәрәмләшү очрагы теркәлгән.

Әйтик, 425нче сайлау урынында (Казан, 167нче мәктәп) күзәтүчеләрнең шикаятьләрен гомумән кабул итмиләр. Ә тутырылган бюллетеньнәр турында хәбәрләр инде сәгать кичке 5тә үк килә башлады. Мәсәлән, 4 декабрьдә узган Дума сайлауларында андый очраклар сәгать кичке 6дан соң гына күзәтелә башлаган. Ягъни тавыш бирергә дип сайлау урынына килгән кешенең кулына инде билгеле бер намзәт исеме сайланган бюллетень тоттыралар.

Яшел Үзән шәһәрендә (1534нче сайлау урыны) үзен Прохоров ягыннан күзәтүче дип таныткан кеше Прохоров штабыннан вәкилләр килгәч, гомумән, качып киткән. Ягъни ул ялган күзәтүче булып чыккан.

Сайлау технологиясе: Веб-камераларга Теләче җавабы

Теләчедә исә тавыш бирүнең бик ансат юлын тапканнар. Бер тапкыр тавыш биреп чыккан кешеләр коридорга чыгып, киемнәрен алмаштыралар да яңадан урна янына баралар. Һәм икенче тапкыр тавыш бирәләр. Камерадан күзәтеп барган кешеләр, әлбәттә, хәйләне аңламый, чөнки урна янына төрле киемдәге кешеләр килә. Чынлыкта исә бер үк кешеләр ике яки аннан да күбрәк мәртәбә тавыш бирергә мөмкин. Ул хакта Прохоров штабына Теләчедән шалтыратып җиткерделәр. Шалтыраткан кеше үз исемен әйтергә теләмәде.

Универсиада авылында вакытлыча теркәлгән гражданнар, ягъни студентлар тавыш бирә. Ләкин сайлау комиссияләрендә студентларның даими теркәү (прописка) урыннары турында бернинди мәгълүматлар да юк, ә димәк, берничә мең кеше ике тапкыр тавыш бирә ала: теркәлгән урыны буенча, ягъни Универсиада авылында һәм прописка урыны буенча, ягъни үзләренең туган авыл һәм шәһәрләрендә.

Ул хакта “Сайлауда хәрәмләшү харитасы” сайтында язылган. Әлеге сайтта сайлаучылар хәрәмләшү очракларын теркәп баралар. Шунысы кызык: Казан белән Уфада теркәлгән хәрәмләшү очраклары бертигез диярлек: кичке сәгать 5кә Казаннан 33 очрак теркәлгән булса, Уфадан 31 андый очрак турында хәбәр ителгән.

* * * *

4 март якшәмбе көнне сәгать сигез тулу белән Татарстан халкы да тавыш бирә башлады. Шәһәр үзәгендә ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү тора. Күрәсең, югары түрәләрнең тавыш бирергә килүен көтәләр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Карл Маркс урамында техник университет (элекке КАИ) бинасында урнашкан сайлау урынында тавыш бирде. “Һәр сайлау дулкынландыра, иң көчле намзәт җиңәр дип өметләнәм” диде ул бюллетенен әрҗәгә салганнан соң журналистлар янына килеп.

Мобил төркемнәр

Русия президентына намзәт Михаил Прохоровның Татарстандагы бүлекчәсендә мобил төркемнәренә язылган кешеләр иртәнге җидедә үк җыела башлады. Барлыгы 15ләп кеше. Күбесе – югары белемле яшьләр: хокук белгечләре һәм журналистлар. Әлеге төркемнәр сайлау урыннарында эшләүче күзәтүчеләр җиткергән хәрәмләшү очракларын теркәп, бүлгедән бүлгегә йөриячәк.

25-яшьлек Айназ Фәйзрахманова бердәнбер ял көнен шул мобил төркемдә йөреп үткәрәчәк. “Монда килеп, үземнең гражданлык позициямне белдерәм. Ниһаять, Русиядә, Татарстанда да гражданлык җәмгыяте уяна. Гади кешеләр бу илдә нәрсә дә булса үзгәртергә сәләтле булганнарын аңлый башлады”, - ди ул.

“Бүген барлыгы 3 мобил төркем эшләячәк. Һәрберсендә журналист-фотограф һәм юрист бар. Юристларыбыз көчле, алар хәрәмләшү очракларын шундук рәсмиләштереп, мәхкәмәгә гариза әзерләячәк. Булган хәрәмләшү очракларын терки алырбыз дип уйлыйм”, - дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә Прохоровның Татарстандагы ышанычлысы Гомәр Кадыйров.

Чагыштыру өчен: Казаннан 10 тапкыр зуррак булган Мәскәүдә барлыгы 20 мобил төркем эшли икән. Төркемдәге юристлар нәкъ менә сайлау кануны нигезендә эшли, ягъни алар сайлауга караган кануннарның барлык нечкәлекләрен дә аңлый.

Юрист Ринат Лотфуллин (у) Казанның 417 санлы сайлау урыныннан куып чыгарылган күзәтүче Георгий Напалковның хокуклары бозылу турындагы гаризасын өйрәнә. Георгийны куып чыгарган полиция хезмәткәре (с) үзенең исемен әйтүдән баш тарткан.
Юрист Ринат Лотфуллин (у) Казанның 417 санлы сайлау урыныннан куып чыгарылган күзәтүче Георгий Напалковның хокуклары бозылу турындагы гаризасын өйрәнә. Георгийны куып чыгарган полиция хезмәткәре (с) үзенең исемен әйтүдән баш тарткан.
Ә хәрәмләшү очраклары турында хәбәрләр сайлау урыннары ачылу белән килә башлады. Каядыр сайлау комиссия әгъзасын куып чыгарганнар, кайсыдыр урында камералар эшләми, ә бер урын әле һаман да ачылмаган. Сәгать иртәнге 8:20дә инде 4 хәрәмләшү очрагы теркәлгән иде. Аларны сайлау урыннарында эшләүче күзәтүчеләр җиткерә. Күзәтүчеләр күбесенчә Казан белән Яшел Үзәндә эшли. Аларның саны 850дән артып китә.

“Бик зур көн килеп җитте. Әлеге сайлаулар чыннан да күп нәрсәне күрсәтергә, күп нәрсәне үзгәртергә сәләтле”, - ди Гомәр Кадыйров.

Казан, 417нче сайлау урыны

Михаил Прохоров күзәтүчесе Айназ Фәйзрахманова хәбәр итүенчә, Казанның 417нче сайлау урынында Прохоров ягыннан күзәтүче булып эшләүче Георгий Напалковны куып чыгарганнар.

“Сайлау бүлгесе ачылгач, Георгий сайлау документлары белән танышырга теләде. Шулай ук, видеога төшерә башлады. Аңа документларны да бирмәделәр, видеога төшерүне дә туктатуны таләп иттеләр. Канунга каршы килгән әлеге таләпләрне үтәргә теләмәгән күзәтүчене ике полицейский ярдәме белән сайлау бүлгесеннән куып чыгардылар”, - дип сөйләде Фәйзрахманова.



417нче сайлау урыны Казанның 159нчы лицеенда урнашкан. Ул Совет районы территориаль сайлау комиссиясенә карый.

“Без бүлге сайлау комиссиясенә шикаять яздык. Алар аны 5 көн эчендә карыйбыз, диделәр. Чынлыкта исә сайлау көнендә бирелгән шикаятьләрне шул ук көнне карарга тиешләр. Шуңа күрә без шундук Совет районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иттек. Алар мәсьәләне хәл итербез, диделәр”, - диде Айназ Фәйзрахманова.



Иртәнге 10 сәгать 40 минутка Михаил Прохоров күзәтүчеләре 21 хәрәмләшү очрагы теркәгән.

Уфада автобуслар каруселе

Башкортстанда Русия президентына намзәт Михаил Прохоровның иҗтимагый кабул итү бүлегендә эшләүче Ирек Зарипов Уфада сайлау канунын бозулар шулкадәр күп, теркәп бетереп тә булмый дип әйтә.

“Канун бозулар шулкадәр күп, дөресен әйтсәк, “дөреслек” сүзенең “д” хәрефе дә юк. Иртәнге якта бер үк кешеләрнең төрле сайлау бүлгеләренә кереп кабат-кабат сайлавы күзәтелде. Кайбер сайлау бүлекләрендә документларда дөрес булмаган урыннар табылды.

Уфада башка урында сайлау мөмкинлеге бирүче кәгазьләр сишәмбе көнне үк беткән иде. Әле автобусларга төялешеп бер бүлектән икенче бүлеккә барып сайлап йөриләр икән. Журналистлар шундый ике автобусны тотты инде. Бу автобуслардагы кешеләр 21-нче һәм 18-нче сайлау бүлекләренә кереп тавыш биреп чыккан.

Сайлау бүлекләреннән журналистларны куалар, күзәтүчеләрдән бер кешене дә калдырмыйча чыгарып җибәргән урыннар да бар”, дип белдерде Зарипов "Азатлык" радиосына.

Башкортстанның сайлау комиссиясе секретаре Наилә Алтынова Уфа шәһәрендә күпләп бюллетеньнәр ташларга теләү очраклары ачыклануын әйтә.

Уфадагы 335, 397 һәм 415-нче сайлау бүлекләрендә күпләп бюллетеньнәр ташларга теләгәннәр. Алтынова сүзләренчә, очракларны хокук саклау оешмалары тикшерә.


Мәскәү, 2313нче сайлау урыны

Прохоров ягыннан Мәскәүдәге күзәтүчеләр 4 март тавыш бирү вакытында "карусель" дип аталган хәрәмләшү очраклары турында хәбәр итте [видео]:
Сайлау: Мәскәүдә "карусель" очраклары теркәлгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00


4 март президент сайлау көнендә Мәскәүдә көчәйтелгән иминлек чаралары күрелде. Мәскәү үзәгенә өстәмә көчләр кертелде. Кремль, Ленин исемендәге китапханә, Большой театр, Мәскәү шәһәре мэриясе, Дәүләт думасы тирәләренә хәрби машиналар, ОМОН хезмәткәрләре, гаскәриләр тупланган.

“Революция мәйданы” метро тирәсендә тикшереп үткәрү капкалары куелган, Карл Маркс һәйкәле бакчасын да полиция хезмәткәрләре саклый.

Үзәктәге берничә урамга машиналарны кертмиләр, аны юл иминлеге хезмәткәрләре саклый. Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе бу хәлләргә әлегә бернинди аңлатмалар да бирми.



Хөрмәтле укучылар, 4 март көнне тавыш бирү вакытында канун бозу, хәрәмләшүләргә тап булсагыз, безгә хәбәр итә аласыз: azatliq@rferl.org. Шулай ук безгә фото һәм видеолар да җибәреп була: Азатлыкка фото, видео җибәрү бите.
XS
SM
MD
LG