Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголиядә Чыңгызхан чоры дивары табылды


Изелгән балчыкка куакларны кушып ясалган "Чыңгыз дивары" Кытай-Монголия чигеннән 40 чакрым төньякта урнашкан
Изелгән балчыкка куакларны кушып ясалган "Чыңгыз дивары" Кытай-Монголия чигеннән 40 чакрым төньякта урнашкан

Британ тикшеренүчесе Уильям Линдесей Монголия чүлендә Чыңгызхан яулары харитасында күрсәтелгән диварны тапкан.

Мең ел чамасы элек югалган бу диварны эзләргә дип Линдесей Монголиянең Гоби чүленә узган көздә килә. Һәм биредә ул Чыңгызхан яуларын сурәтләүче XII гасыр харитасында күрсәтелгән диварның һаман да үз урынында торуын ачыклый.

“Без ул турга икенче көнне төш вакытында барып җиттек”, ди Линдесей. Башта алар диварның тездән югары булмаган өлешен генә табалар. Әмма шул дивар буйлап ун минут баргач, аның кеше биеклегендәрәк йөзләгән метр озынлыктагы өлешенә дә тап булалар.

Моңарчы Бөек Кытай диварының Кытайдан читтә дә булуы мәгълүм түгел иде. Бу ачыш Кытайда зур сенсация буларак кабул ителә һәм National Geographic журналының Кытай басмасы тиздән бу турыда тәфсилләп язарга җыена.

Табылган диварның озынлыгы йөз чакрымга сузыла. Ул изелгән балчыкка куакларның чыбыкларын кушып ясалган.

Уильям Линдесей
Уильям Линдесей
Линдесей беренче мәртәбә Кытайга 1986 елда килә һәм җәяү 2460 чакрым араны узып, мәшһүр Кытай дивары калдыкларын карап чыга. Шуннан бирле ул даими рәвештә диварны өйрәнү һәм саклау эшләрендә катнаша һәм шуның өчен 2006 елда Британ империясе ордены белән дә бүләкләнә.

1997 елда бер дустыннан Чыңгызхан яуларын һәм әлеге диварны сурәтләүче харита күчермәсен алганнан соң Линдесей Гоби чүле белән дә кызыксына башлый.

Әмма Линдесейның диварның Монголиядәге өлеше турындагы сорауларына һәрвакыт алар инде тулысынча җимерелеп юкка чыккан дигән җаваплар гына килә.

Ахыр чиктә бер Һолландия тарихчысы аңа Гоби чүлен күп гизгән пенсиядәге монгол географы Баасан Тудевин турында сөйли. Тик Линдесей бу кешене дә таба алмый. Инде соңгы чара буларак ул Монголиядәге бер газетка белдерү бирә һәм күп тә үтми тиешле урынга үз хезмәте өчен алган барлык медальләрен таккан бер бабай килеп керә.

Монгол географы Линдесейга Гоби чүлендә очраган берничә корылма турында сөйли һәм аларны Google Earth аша карарга тәкъдим итә.

Монголиянең Өмнегови виләяте кызыл төс белән күрсәтелгән
Монголиянең Өмнегови виләяте кызыл төс белән күрсәтелгән
Google Earth Монголиянең иң зур виләяте Өмнеговидагы Гоби чүлендә, Кытай чигеннән 40 чакрымлап төньяктарак кара каләм белән сызганга охшаган бер сызык күрсәтә. Шуннан соң алар чүлнең дәүләт чиге буендагы бу өлешенә бару өчен Монголия хөкүмәттеннән махсус рөхсәт алып экспедициягә чыгып китәләр.

Чүл киң җәелгәнгә күрә, юлга чыккан ике Landcruiser машинасының һәрберсенә өстәмә 60-ар литр ягулык һәм 200 литр су алалар. Гоби “тигез һәм ташлы” дигәнне аңлата һәм аларның юлы да күбрәк шундый җирләр аша уза.

Линдесей фикеренчә, Гоби чүлендәге бу дивар Кытайдагы Хан династиясе чорында, Безнең эрага кадәр 120-нче елларда Һуннар яуларыннан саклану өчен төзелгән булырга мөмкин. Ул чорда Кытай төбәктә яшәгән әлеге төрки телле күчмә кабиләләр белән даими сугыш алып барган.

Әмма диварның тикшеренүчеләр алып кайткан өлгеләрен химик сынаулар белән тикшергән галимнәр дивар XI-XII гасырларда төзелгән булырга тиеш ди.

Үгәдәйхан
Үгәдәйхан
Линдесей исә моның белән килешми. Дивар Чыңгызханның өченче улы Үгәдәйхан чорында җанварларның Кытайга миграциясенә киртә кую өчен төзекләндерелгән булырга мөмкин, ди ул.

Шулай ук диварны Чыңгызхан гаскәрләре тарафыннан юк ителгән Көнбатыш Си Ся династиясе төзекләндергән булырга да мөмкин, дип Линдесей аны ныклабрак өйрәнергә чакыра һәм яңадан Гоби чүленә җыена.
XS
SM
MD
LG