Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада президентлыкка намзәт итеп юрист Николай Тимофти чыгарылды


Молдовада “Европага интеграция альянсы” идарә коалициясе ил президентлыгына намзәт итеп магистратура югары шурасы рәисе Николай Тимофтины тәкъдим итте.

Намзәт ил башлыгын сайлау парламент комиссиясе тарафыннан теркәлергә тиеш. Сайлау 16 мартка билгеләнгән.

Молдова парламенты инде өченче ел президентны сайлый алмый. Демократик, Либерал һәм Либерал-демократик партияләрдән торган коалицияләрнең үз намзәтләрен сайлау өчен тавышлары җитми.
XS
SM
MD
LG