Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары 2018 сайлавына әзерләнергә карар итте


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышында Русия президентын сайлауга нәтиҗә ясалды.


Утырышта барлык татар оешмаларының да бер намзәтне сайларга дигән уртак фикергә килә алмавына тискәре бәя бирелде. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе Рәмил Бигнов Владимир Путинның сайлау штабында эшләде. Дөрес, ул татар оешмалары берлегенә кергән оешма җитәкчеләрен җыеп, Путинны яклау кирәклеген күтәргәне булмады.

Татар иҗтимагый үзәге Путиннан кала барлык намзәтләрне дә сайларга була дигән карарга килгән иде. Шулай итеп, барлык татар җәмәгатьчелеге бер намзәтне аерып, аның файдасына эшли алмады.

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге утырышында татар оешмаларыннан күзәтүчеләрнең аз булуы билгеләнде. Күзәтүче булып эшләгәннәр арасында да хәрәмләшүләрне теркәүчеләр һәм шуның буенча мәхкәмәләшергә әзер булучылар табылмады.

Утырышта алда торган сайлауга бүгеннән үк әзерләнә башларга, моның өчен оешмаларының структураларын ныгытырга, күпчелек район һәм шәһәрләрдә бүлекчәләр булдырырга һәм бәйсез мәгълүмат чаралары оештырырга карар ителде.
XS
SM
MD
LG