Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны Димәшктән үз илчелеге хезмәткәрләре чакырып алды


Согуд Гарәбстаны Димәшктәге үз илчелеген ябу һәм барлык дипломатлар һәм башка хезмәткәрләрне чакыртып алу турында белдерде. Associated Press хәбәр итүенчә, бу адым президент Бәшәр Әсадның Сүрия оппозициясенә каршы респрессияләрне дәвам итүгә җавап буларак эшләнгән.

Согуд Гарәбстаны Сүрия гысьянчыларын яклау турында белдергән һәм дөньяның башка илләрен дә Бәшәр Әсадка каршы булучыларны корал белән тәэмин итүгә чакыручы төп гарәп иле булды. Әр-Рияд Сүрия президенты Әсадның якын хезмәттәше булган Иранның төп көндәше булып тора.
XS
SM
MD
LG