Accessibility links

Кайнар хәбәр

Skype-та татар телен өйрәнүчеләр дә, укытучылар да арта


Интернет челтәрендә дәрес бирүчеләр методик кулланмалар булмауга кыенлыклар кичерә. Алар моңа кадәр басылган татар теле дәреслекләренең электрон версиясе пәрәвезгә куелса иде дигән теләк белдерә.

Азатлык радиосы февраль башында Украина башкаласы Киев шәһәрендә яшәүче Әнвәр Җиһаншинның Skype-та татар теле дәресләре алып баруы турында сөйләгән иде. Бу язма эфирга чыккач һәм Азатлык сәхифәсендә дөнья күргәч, укырга теләүчеләр арткан. Германиядә белем алучы Наилә Әбсәләмова башта татар телен ныклабрак өйрәнергә дип бу төркемгә кушылган булган, хәзер исә үзе укытучы булып киткән.

Әнвәр абыйның Skype-та татар теле дәресләрен алып баруын ничек белдегез һәм моңа ничек кушылып киттегез сез?

– Бер дүрт-биш айлап булгандыр инде, бер татар форумында утырганда Әнвәр абый дәресләре үтүе турында язылган иде. Ул вакытта бик кызыксынсам да, катнашырга вакытым булмады. Аннан ничектер онытылды ул. Күпмедер вакыттан соң яңадан эзләп табып, үзем дә берничә яңа сүз өйрәнермен дип бу төркемгә кушылдым.

Наилә Әбсәләмова
Наилә Әбсәләмова
Башта укучы булып катнаштым. Әнвәр абый өлкәнрәк кеше булгач, аның татарчасы да бик камил, бик күп сүзләр дә белә һәм миңа файдасы бик булды. Мин берничә тапкыр катнашкан арада гына да укучылар күбәйде. Аларның белем дәрәҗәләре дә төрле-төрле, татар булганнар да, башка милләт вәкилләре дә бар. Кайберләре бөтенләй хәрефләрне дә, авазларны да, хәтта "юк", "әйе" сүзләрен дә белми. Шуңа күрә Әнвәр абыйга бөтен кеше белән дә бергә эшләү бик кыен булды. Шуннан соң ул миңа: "Наилә, әйдә син дә башлангыч төркемне алып бар әле", дип тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Көн саен бер сәгать башка вакытта нәрсәгә генә китми бит дип мин бу эшкә тотындым.

– Син һәркөнне бер сәгать вакытыңны татар теле дәресенә бирәсең инде?

– Һәркөнне түгел инде ул. Мин әзрәк укыткач, Мәскәүдән Зөлһидә апа белән дәресләрне бүлештек. Хәзер бер көн ул, бер көн мин укытам.

– Бу башлангыч төркемегездә ничә кеше сезнең?

– Төркемдә катнашучылар бик күп, әмма актив булганнар азрак. Әнвәр абый безгә татарча әйбәт белүчеләр төркеменнән дә кайберәүләрне өстәде. Алар тыңлап торалар. Әнвәр абый: "Сез сөйләгәннәр аларның колакларына сеңсен", дип әйтә.

Безнең башлангыч төркемдә актив булганнар арасыннан Рөстәм бар. Ул бөтенләй дә татарча белми дип әйтергә була. Чыгышы Үзбәкстаннан булгач, әзрәк үзбәкчәдән чамалый бугай. Аңа 18 яшь, Төмәндә яши. Сәет дигән бер егет бар. Ул телне яхшы белми, әмма өйрәнә. Польшадан Куба исемле егет бар. Бик тиз эләктереп ала. Ул Русия белән кызыксына. Татарлар Русиядәге зур милләт булганга телебезне дә өйрәнәсе килә. Мәскәүдән Иван исемле бер рус малае бар. Ни генә әйтсәң дә, барсы да аның башында кала. Ул барысына өлгерә, башлангыч төркемдә дә актив, шулай ук Әнвәр абый укыткан төркемдә дә актив. Безнең тагын Ринат абый бар, ул Сарытаудан. Альбина исемле кыз Азәрбайҗаннан. Алар ике төркемдә дә катнаша. Телне бик яхшы беләләр, безгә тыңлап торыр өчен кушылалар.

– Интернетта Skype аша татар телен өйрәнү ныклап кереп килә. Халык ни өчен тартыла соң моңа?

– Беренчесе, Skype бик популярлаша бара. Әле күпләр Skype-та сөйләшергә ятсына. Минем әле тыңлап тора торган укучыларым гына да бар. Ипләп туганнары, дуслары белән аралаша башлагач, аннары күрмәгән-белмәгән кешеләр белән дә аралашу җиңел була. Икенчесе, татар теле белән кызыксыну да арта бара. Үземә килгәндә генә дә, соңгы елларда күбрәк татарча китап укырга тырышам, сүзлекләргә ешрак карыйм, бу сүз татарча ничек була икән дип эзләнәм. Интернет сәхифәләрдә карыйм, вакытым булганда әйтемнәрне карап чыгам. Минем үземдә дә ул кызыксыну арта бара. Башкаларда да шулай ук дип уйлыйм.

– Наилә, үзең хәзер Германиянең кайсы шәһәрендә яшисең?

– Фрайбург шәһәрендә яшим, ул Швейцария белән Франциягә бик якын.

– Анда ничек барып чыктың?

– Башта мин Германиягә алман телен өйрәнергә генә дип килгән идем. Бер ел буе тел өйрәнгәч, миңа университетлар ошады, белем дә яхшырак бирелә кебек тоелды. Төрле университетларга гариза биреп карадым һәм үземә иң килешкәнен сайлап алдым.

– Бүген нәрсә өйрәнәсең?

– Биология факультетында иммунологияне, ягъни биомедицинаны өйрәнәм. Алла бирсә, киләчәктә тикшеренүләрдә катнашачакмын.

– Тумышың белән кайсы яктан?

– Мин Саба районының Шәмәрдән авылыннан. Минем татар теленнән махсус белемем юк. Шәмәрдән мәктәбендә дә мин алты сыйныф кына укыдым. Анда минем татар теле укытучым бик көчле иде, аңа бик рәхмәтлемен. Аннан соң Казандагы татар-төрек лицеенда укыдым. Анда гимназия програмы белән укыттылар. Анда да татар телем яхшыра барды.

– Югары белемне башта Казанда алган идеңме?

– Казан техник университетында (КАИ) ике ел укыгач, аны туктатып алманча өйрәним әле дип Германиягә килдем. Монда университетка алынгач, ул Казандагы уку хәзергә калып торды.

– Skype-та татар телен өйрәткәндә ниндидер кыенлыклар бармы соң?

– Дәреслекләр җитешми, интернетта берәр күнегү тапсаң да, минем махсус белем булмаса да, бик күп хата күрәм. Мин Татарстанга кайткач иң беренче эшем итеп татар китаплары булган кибеткә барып берничә дәреслек алып берәр нинди програм эшләргә җыенам. Безнең укыту бик үзенчәлекле бит. Кайбер укучылар һәркөнне төркемгә кушыла да алмый. Укучыларның дәрәҗәсенә карап шунда ук бер-бер нәрсә уйлап чыгарган вакытлар да була. Интернетта мәгълүмат күбрәк булса бик зур файдасын күрер идек. Бүгенгә кадәр басылган дәреслекләрнең интернет версиясе дә булса безгә бик җиңел булыр иде.

* * * *

Әнвәр Җиһаншинның Skype мәктәбенә кушылган тагын бер укытучы - Зөлһидә Шакирова Мәскәүдә яши. Тумышы белән Татарстанның Бөгелмә районы Татар Димскәе авылыннан. 1968 елда мәктәп бетергән. Мәскәүдә югары техник белем алса да, кечкенәдән татар теле һәм әдәбиятына булган мәхәббәтен гомере буе саклап килгән, бүген белемен укучыларына бирә.

– Наилә белән сөйләшкәндә ул, интернетта моңа кадәр басылган татар теле дәреслекләренең электрон версиясе булса әйбәт булыр иде, дигән иде. Сез Skype-та укыткан вакытта ниндирәк кыенлыклар кичерәсез?

– Минем кулланмаларым бар. Мин Флера Сафиуллина дәреслекләреннән укытам. Бу төркемгә кергәч, Әнвәр әфәндегә, башта бер-ике дәрес тыңлап торам, дидем. Дәресләрне тыңлап торгач, китапларны безнең Мәскәүдәге татар мәдәни үзәге китапханәсеннән алып кайттым. Сафиуллина татар булмаганнарга татарча укыту өчен махсус дәреслек язган. Интернетка килгәндә, анда материал бик аз.

– Skype-тан татар телен өйрәнү турында каян белеп алдыгыз?

– Әнвәр әфәнденең дәресләр бирүе турында интернеттан укыдым. Аннан алда Казандагы югары уку йортларында русларның татар теле дәресләре өйрәнә башлавы турында укыган идем. Анда 1200 кешегә 39 төркем төзелде дип язылган иде. Мин әйтәм, кара әле нинди күренеш, халык татарча өйрәнә башлады хәзер.

Skype-ка кергән идем, Әнвәр әфәнде башта минем белән сөйләшеп алды. Бу кешенең укыйсы килә микән, әллә укытасы килә микән, дип уйлагандыр инде. Мин: "Татарча бик яхшы беләм, сезне ике-өч көн карап торыйм әле", дип әйттем. Аннан Әнвәр әфәнде Skype-ка: "Башлангыч сыйныфка укытучы кирәк", дип язды. Мин теләгемне белдергәч, ул бик шатланды. Шулай итеп укыта башладым.

Укыту миңа бик ошый. Мин башлангыч төркемендә генә укытмыйм, кайчагында икешәр сәгать тә дәрес бирергә туры килә. Әнвәр әфәнде: "Мин бүген вакытында кайтып җитә алмыйм", дисә, мин укытып торам. Аннан соң соң үземнең дәрес башлана. Дәресләрем көн аралаш. Мин укытканда фонетикага, сүзләрнең дөрес әйтелешенә дә нык игътибар итәргә тырышам.

– Сез дә татар теленә тартылу сизелә дисез. Ә сәбәбе нәрсәдә соң?

– Казанда руслар тартыла, әнә хәзер 1200 кешене укыталар да өч айдан соң яңа төркемнәр башларга тагын язып куйганнар. Чират зур дип әйтәләр. Татарстанда ике дәүләт теле бит. Ә монда инде, безнең укучыларга килгәндә, кан тарта торгандыр. Безнең укучыларның кайберләре үзләре татар булса да, татарча укымаганнар, ана телләрен өйрәнәселәре килә.

– Сезнең төркемегездә, гомумән, татар булмаганнар да бар?

– Якут егетебез, Петр бар бит әле! Ул Петр Похомов шулкадәр әйбәт сөйләшә, аның бик тә татар буласы килә. Бу көннәрдә ул Казанда йөреп кайтты.

– Сез үзегез татар телен кайда өйрәнгән идегез?

– Безнең авылда татар мәктәбе иде. Минем әнием башлангыч сыйныфларда укытты. Гел әни янында булганга укыту эше минем каныма сеңгән булган икән. Сигезенче сыйныфка кадәр татар теле һәм әдәбияты укыдым. Аннан Бөгелмәдәге рус мәктәбендә белем алдым.
XS
SM
MD
LG