Accessibility links

Чаллы коммунистлары сайлауда оттырды, мәхкәмәдә җиңде


Мәхкәмә бинасы каршындагы урам җыены
Мәхкәмә бинасы каршындагы урам җыены

Русия президентын сайлаудагы канун бозулар буенча Чаллыда беренче мәхкәмә эше каралды. Әлеге эш тавышларны санау вакытында КПРФ ягыннан күзәтүче булган Виктор Масленников гамәлләре белән бәйле.


Сайлауга кагылышлы бу мәхкәмә 19 мартта узды. Эш каралырга ярты сәгать кала, егермедән артык КПРФ вәкиле мәхкәмә бинасы янында урам җыенын башлап җибәрде. Алар 2182нче сайлау урынында канун бозуда гаепләнгән Виктор Масленниковны яклап килгән иде. Масленников әлеге сайлау урынында күзәтүче буларак катнашкан һәм аны тавыш санауда комачау итүдә гаепләп, сайлау комиссиясе рәисе Виолетта Рагузина полициягә, мәхкәмәгә шикаятьләр язган. Бу шикаять каралыр алдыннан без гаепләнүчеләр фикерләрен белдек.

“Мин күзәтүче буларак сайлау бюллетеньнәрен санауда да катнаштым. Тавышларның, ягъни бюллетеньнәрнең барысын берьюлы, аерып тормыйча гына саный башладылар. Бу бернинди кагыйдәләргә туры килми иде. Бер генә күзәтүче дә бюллетеньнәрдәге тавыш бирелгән тамгаларны күрә алмады. Мин тавыш кәгазьләрен күрсәтүне таләп иттем, бу эштә башка күзәтүчеләрдән ярдәм дә сорадым. Файда булмады. Шулай итеп тавыш санау кануны бозылды”, диде Масленников.

Әлеге мәхкәмә эшендә КПРФның Чаллы бүлеге рәисе Татьяна Гурьева Викторның яклаучысы буларак катнашты.

Виктор Масленников
Виктор Масленников
“Гаепләнүче сайлау комиссиясеннән канун үтәлешен таләп итә. Ул үзенең күзәтүче хокуклары буенча эш алып барырга тели. Көн дәвамында аңа тартмалар янында басып тормаска, башка үзләре теләгән урыннардан күзәтеп торырга тәкъдим итәләр. Сайлау комиссиясе әгъзасы буларак, Виктор кайда тели, шунда басып торырга хаклы.

Төп бәхәс тавышларны санаганда туа. Ул бюллетеньнәрдәге сайлаучы куйган билгеләрне күрә алмый. Комиссия сайлау нәтиҗәләрен уйнатырга тели. Аны комиссия тавыш санауда эшли алмаслык вазгыять тудырды, комачау итте дип, эшеннән читләштермәкче булалар. Канун буенча, киңәшләшү хокукы булган комиссия әгъзасын эшеннән читләштереп булмый. Аны бу эштән билгеләп куйган оешма гына, бу очракта Зюганов яки мәхкәмә генә алырга мөмкин. Мондый күренеш булмады. Нәтиҗәдә сайлау комиссиясе рәисе Рагузина полициягә, мәхкәмәгә шикаятьләр яза. Анда сайлау комиссиясе әгъзаларының хокуклары бозылу турында әйтелә. Биредә киресенчә, комиссия әгъзасы буларак Викторның хокуклары бозылды”, дип белдерде Гурьева.

Узган мәхкәмә Масленниковны аклый, гаепсез дигән карар чыгара. Гурьева ханым әйтүенчә, шушы карар рәсми рәвештә көченә кергәч, алар үзләре Виолетта Рагузинаны 142нче маддә нигезендә сайлаудагы хәрәмләшүләр өчен мәхкәмәгә бирәчәк.

21 мартта иртәнге сәгать 9да Зиннур Әһлиуллинга карата башланган мәхкәмә эше дәвам итәчәк. Ул 282нче маддә буенча милләтара һәм динара низаг тудыруда гаепләнә.

Мәхкәмә бинасы каршындагы урам җыены
Мәхкәмә бинасы каршындагы урам җыены
XS
SM
MD
LG