Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасы Сүрия турында белдерү чыгарды


БМО Иминлек шурасы БМОның һәм Гарәп илләре лигасының Сүриягә махсус вәкиле Кофи Аннан тәкъдим иткән тынычлык урнаштыру тәкъдимен хуплаучы белдерү чыгарды.

Бу документта, әгәр дә Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссад атышларны туктатуны, хакимият белән оппозиция арасында сәяси диалог башлауны һәм илгә һуманитар оешмалар кертүне күздә тоткан Аннан планын үтәмәсә, аның хакимиятенә каршы яңа чикләүләр кертелү мөмкинлеге турында әйтелә.

Иминлек шурасының бу белдерүе юридик яктан мәҗбүри үтәлү көченә ия түгел.

Бүген БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Индонезия башкаласы Джакартада чыгыш ясап Сүриядәге низагны “үтә куркынычлы” дип бәяләде һәм ул инде бар дөньяга начар тәэсир итте диде.

Сүрия активистлары белдерүенчә, хөкүмәт көчләре башкала Димәшкнең читендәге Һараста һәм Ирбин бистәләрен авыр кораллар белән утка тотуны дәвам итә.

Һомс шәһәренең Халидия районы да инде икенче көн рәттән минааткыч утына тотыла. Һомстан төньяктарак гыйсъянчсылар ныгытмасы булган Растан шәһәренә туп һөҗүме бара. БМО исәпләвенчә, бер ел элек башланган бу низагта инде сигез меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG