Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Дальний”дагы җинаять Русиядә яңа хәрәкәт барлыкка китерде


Казанда "Дальний" полиция бүлеге
Казанда "Дальний" полиция бүлеге

Хокук яклаучылар полициядәге җәзалаулар, кеше хокуклары бозылуны фаш итеп тору өчен “Җәзалау һәм көч куллануларга каршы Бөтенрусия хәрәкәте” оештырды.

Русия хокук яклаучылары 21 март көнне “Җәзалау һәм көч куллануларга каршы Бөтенрусия хәрәкәте”н оештыру турында килеште. Моңа Казанның “Дальний” полиция бүлегендәге җинаятькә кадәр дә хокук саклаучыларның вәхшилекләр кылуы фаш ителү сәбәп булды. Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев, бу хәрәкәт һичшиксез кирәк, дип әйткән. Казан хокук яклау үзәге, “Агора” хокук яклау оешмасы да бу эшкә кушылачак.

Марат Хәйруллин
Марат Хәйруллин
Әлеге хәрәкәтне оештыру тәкъдиме белән Марат Хәйруллин чыккан. Ул “Мир новостей” газеты журналисты, кеше хокуклары бозылуны, полициянең кешеләрне җәберләүләрен фаш итеп мәкаләләр яза. Андрей Сахаров һәм Артем Боровик исемендәге бүләкләр иясе.

Хәрәкәтне оештыручылар үзара киңәшкәннән соң, Русия полициясенең төрле җинаятьләр кылуы турында фаш итеп торырга, бу проблемга җитди игътибар бирергә карар кылганнар. Беренче зур эшләре итеп Татарстанда хокук саклау оешмаларында кеше хокуклары бозылу турында җентекле мәгълүмат тупларга җыеналар. Хәйруллин: “Ул аерым китап булып басылып чыгачак. Бу хисапка Казандагы хәлләр генә түгел, полициянең Русия күләмендә кеше хокукларын бозуы да керер, мөгаен”, дип әйтә.

Халыктан шикаятьләр арта

Казанның “Дальний” полиция бүлегендәге җинаятьтән соң хокук яклаучыларга, журналистларга мөрәҗәгатьләр шулкадәр күбәйгән. Шушы берничә көн эчендә генә дә Хәйруллинның үзенә Казаннан берьюлы биш адвокат мөрәҗәгать иткән. Алар Казан полициясендә кешеләрне җәзалау гадәти хәлгә әйләнгәнен дәлилләүче күпләгән материаллар китергән. Бу материаллар Казанның дүртенче һәм алтынчы санлы оператив эзләнү бүлекләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләренең төрле җәза ысуллары куллануы турында сөйли. “Исләрең китәрлек, алтынчы оператив эзләнү бүлеге (ОРЧ-6) Татарстан эчке эшләр министрлыгы да кергән биналар комплексына урнашкан”, ди Хәйруллин.

“Республикада хәзер төптән уйланган мәгълүмати сәясәт алып барыла. Алар “Дальний”да булган хәлне әллә нигә бер булган очрак кебек бәян итә. Полициянең кешеләрне җәзалавы бик киң таралган анда, ә халык коточкыч дәрәҗәдә куркытылган. Татарстанда менә ике көн инде иҗтимагый кабул итү телефоннары эшли. Кешеләр үзләренең әйтеп бетергесез дәрәҗәдә курыкканнары турында сөйли. Мондый хәлләр анда дистә еллар дәвам иткән”, ди Хәйруллин.

21 мартта Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Казанга килгәч аңа хокук саклаучылардан зыян күргәннәрнең күбесенең эләгә алмавы, Татарстанның эчке эшләр идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәровка моң-зарларын җиткерү өчен менә икенче атна инде кешеләрнең чират торуы да республикада полициянең чыгырыннан чыкканын күрсәтә.

Казанда янә митинг узачак

Бу хәлләр тиз генә йомылмасын, бер “Дальний”га гына авышып калмасын өчен “Җәзалау һәм көч куллануларга каршы Бөтенрусия хәрәкәте” Казан хокук яклаучылары белән 24 мартта Татарстан башкаласының Ирек мәйданында митинг-очрашу үткәрергә җыена. Анда Русия думасы депутатлары Геннадий Гудков, Илья Пономарев, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев та килер дип көтелә.

Мәскәүдә дә шушы араларда бер зур чара узачак. Русия эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында пикет оештырырга җыеналар. Татарстанда полициядән зыян күргәннәр дә бу чарага чакырыла.

Казан игътибар үзәгендә

“Дальний”дагы вакыйгадан соң бөтен Русия Татарстандагы хәлләр турында шау килә. Бөтен игътибар бары тик Казанга гына. 22 мартта Русиянең Беренче каналы Казанда өч ел элек административ тәртип бозуда гаепләнеп милиция бүлегенә ябылганнан соң үлгән 27 яшьлек Ринат Фәләхиев эшен тикшерүнең яңартылуы турында бик тәфсилләп сөйләде. Болар барсы да Татарстан башкаласына ниндидер сәяси һөҗүм башланмады микән дигән шик тә тудыра. Өстән күрсәтмә булса Казанның “Дальний” полиция бүлегендәге ерткычлыкны йомып кала ала иделәр бит дигән сорау да туа.

“Бәлки, моның артында урындагы сәяси бүленешләр ята торгандыр. Белүемчә, Сәфәровны Шәймиев куйганга, Татарстанның хәзерге президенты Миңнеханов аның бу урында утыруын теләми. Тагын Мәскәүдән Казанга ниндидер тәэсир итү башланган дип тә ишеттем. Чыннан да, үзәк матбугат чараларында бу хәлләр оешкан төстә яктыртылды. Болар барсы да Нургалиевка каршы эшләнгән дип тә әйтәләр”, ди Хәйруллин.

Казан, мәгълүмат чараларының да, Русия тикшерү комитетының да хәдәфендә. Башка төбәкләрдә барсы да ал да гөл шикелле тоела. Хәйруллин, хокук саклау оешмаларының кешеләрне рәнҗетүе, мыскыллавы, канун бозуы әледән-әле булгалап тора. Ул бөтен Русиягә тамыр җәйгән, дип әйтә.

“Русия күләмендә мондый хәлләр бик еш һәм күп булып тора. Менә өр-яңа мисал, әле кичә генә безгә Смоленскидан килделәр. Бу өлкәдәге бер районның эчке эшләр идарәсе башлыгы үз куллары белән бер кешенең колагын кисеп алган”, ди Хәйруллин. Хокук яклаучылар бу хәлне тикшерү башлансын өчен шулай ук шикаять итәргә җыена. Алар моннан кала да мәгълүматлар җитәрлек булуын әйтә.

Благовещенскидагы җинаять ачылып бетмәде

Русиядә хокук саклаучыларның кеше хокукларын бозуы әледән-әле өскә калкып чыгып тора. Шуларның берсе һәм иң вәхшие - Башкортстанның Благовещенски шәһәрендә булган вакыйгаларга хәйран гына вакыт үтсә дә, әле дә ул халык күңелендә. 2004 елның 10 декабреннән 14 декабренә кадәр ОМОН әлеге шәһәрдә һәм күрше-тирә авылларда куркыту операциясе үткәргән иде.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, тоткарланган, төрле чыганаклар төрлечә хәбәр итте, 500-дән алып 1500-гә кадәр кешенең күпчелеге җәзалауларга дучар булды, хатын-кызлар көчләнде. Гарип калучылар да булды. Бу хәлдән соң ОМОН командиры, ул вакыттагы милициянең башка түрәләре түбәнрәк вазифага күчерелде. “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте тырышлыгы белән Благовещенски прокуроры Шамил Исмәгыйлев эшеннән алынды.

Марат Хәйруллин да бу вакыйгаларны төптән белә, ул бу хакта мәкаләләр дә язды, махсус хисап эшләүдә дә катнашты. “Барыбер Благовещенски вакыйгасы ахырына ук җиткерелмәде”, ди Хәйруллин. Шулай да, аның фикеренчә, хокук яклаучылар тырышлыгы белән, Благовещенскидагы ерткычлык турында Европа шурасының парламент ассамблеясенә хисап җиткерелгәч, Русиядә чистартулар (чистка) тукталды, хәтта Чечняда да.

Кеше хокуклары өчен көрәшүчеләр, бу яңа хәрәкәткә берләшеп, Русиядә полициянең кеше хокукларын бозуы турында хисап әзерләп, аны дөнья җәмәгатьчелегенә дә җиткерергә исәп итәләр. “Хәзерге хокук саклау оешмалары бөтенләй эшли алмый, бу хокукый системның җимерелә барганын күрсәтә”, ди Хәйруллин. Бу хисапта барыбер Татарстандагы хәлләр киңрәк яктыртылачак.

Марат Хәйруллинга Казан якын һәм шул ук вакытта бу шәһәр белән булган күңелсез вакыйгалар да аның күңелендә саклана. Ул 1998 елда “Казанское время” газетында эшләгәндә милициянең башбаштаклыгын, кеше хокуклары бозылу турында еш язып торган. Кешеләр бөтен республикадан миңа агыла иде, ди Марат. Аңа ачыктан-ачык итеп “Син, журналист, безгә наркотиклар белән эләгәчәксең әле” дип янаганнар. Бер ел буе кесәләрен тегеп йөрергә туры килгән. Милиция хезмәткәрләре бер гаепсезгә тоткарлап, бүлеккә алып китеп башта кыйнаган һәм җинаять эше дә ачкан булган. Хәйруллин бу хәлләргә түзә алмыйча Казаннан китәргә мәҗбүр булган. Марат Казакъстанда туган, әнисе Башкортстаннан, әтисе Казан татары.
XS
SM
MD
LG