Казан полициясеннән бакчачылар да зарлана
23 мартта Казанның Ирек мәйданында бакчачылар пикет үткәрде. Алар "Ветеран" исемле коммерцияле бакчачылык ширкәте җитәкчесе Алексей Коробковны бакчачыларның 12 миллион сум акчасын үзләштерүдә гаепли. Пикетны оештыручы Шамил Каюмов сүзләренчә, полиция инде җиде ел буе бу кешегә карата тиешле чара күрми. Бакчачылар шикаятьләрен Татарстан президентына тапшырды. Дәүләт шурасы депутаты Хафиз Миргалимов бу мәсьәләнең 29 март утырышында күтәреләчәгенә ышандырды.
мультимедиа
-
февраль 05, 2026Сан Франциско татарлары милли ризыклар ярминкәсен оештырды
-
февраль 04, 2026Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар