Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә тапкырлык бәйгесе берләшү чарасына әйләнә


Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов җиңүче таныклыгы тапшыра
Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов җиңүче таныклыгы тапшыра

24 мартта Истанбулда татарча тапкырлык бәйгесе узды. Ярышта беренчелекне Измирдә укучы татар яшьләреннән оешкан “Tatar-inside” такымы яулады. “Тарихи һәм мәдәни мирас” темасына багышланган чара студентларны һәм Төркиядә яшәгән татар зыялыларын, галимнәрен, сәнгатькәрләрен бергә туплады.


Русия һәм Татарстанда гына түгел, Төркиядә дә матур гадәткә әверелә барган “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” уеннары чираттагы тапкыр Истанбулда үткәрелде. Уеннар Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте ярдәмендә узды. ШТК ярышларында Истанбул, Әнкара һәм Измир шәһәрләрендә белем алучы дистәләгән татар студентларыннан оешкан өч такым катнашты.

“Истанбулда узган ШТК ярышлары Төркиядәге студентларыбыз өчен иң күңелле, иң күркәм вакыйгаларның берсе булып тора”, диде чараның ачылышында Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов. Аның сүзләренчә, уеннар ел саен берәр темага багышлана. “Быел Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасы елы игълан ителгәнгә күрә, уеннарны да шул ук темага багышлап уздырырга булдык”, диде Гыйматдинов. ШТК уеннарын уздыру өчен зал арендасы, кирәкле әсбаплар кебек чыгымнарны Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм “Татарстан сәүдә йорты” оешмасы каплады.
ШТК-2012 җиңүчесе - Измир шәһәреннән "Tatar-inside" такымы
ШТК-2012 җиңүчесе - Измир шәһәреннән "Tatar-inside" такымы

Уеннарны карарга Төркиядә яшәгән күпсанлы татар галимнәре, сәнгатькәрләре, җәмәгать эшлекләре, диаспора вәкилләре дә килде. “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы чараның биредәге татарларны бергә туплавын билгеләп узды.

Яшьләрнең тапкырлык һәм шаянлык сәләтләренә килгән кунаклар бәя бирде. Алты кешелек жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча беренчелекне Измирдән килгән «Tatar-inside» такымы яулады. Икенче һәм өченче урыннар Истанбулның “Йолдызлар-34” һәм Әнкараның “Абау!” такымына эләкте. Радик Гыйматдинов җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Чара гадәттәгечә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Измир, Истанбул һәм Әнкара такымнары
Измир, Истанбул һәм Әнкара такымнары

ШТК чараларының икенче көнендә татар яшьләре мәдәни програм каралган иде. Татарстан вәкиллеге тәкъдим иткән сәфәрдә студентлар Истанбулның тарихи җирләрен карадылар.

Әлеге уеннар Төркиядәге Татарстан студентлары өчен үзенчәлекле җыен ролен дә уйный. Студентлар ШТКда тапкырлык һәм шаянлыкта ярышу белән генә чикләнмичә, үзара таныша, аралашып күңел ача, диаспора вәкилләре белән таныша. Чара укучылар өчен шулай ук Төркиядә чит ил студенты буларак уку дәверендә килеп чыккан мәсьәләләр буена фикер алышу, вәкиллек хезмәткәрләре белән аралашу өчен яхшы сәбәп тә булып тора.
Тамашачылар "Туган тел" җырын башкара
Тамашачылар "Туган тел" җырын башкара
XS
SM
MD
LG