Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Standard & Poor’s”: Нефтьнең арзанаю мөмкинлеге Русия рейтингына яный


“Standard & Poor’s” рейтинг агентлыгы, әгәр дә нефть бәяләре нык төшсә, Русиянең ышанычлылык рейтингы киметелергә мөмкин дип кисәтте.

“Standard & Poor’s” нефть бәяләренең төшүе Русия икътисадына бик нык тәэсир итәргә мөмкин дип исәпли.

Агентлык исәпләвенчә, бер мичкә нефть бәяси 10 долларга кимегән очракта, Русия бюджеты 26 миллиард доллар керемен югалтачак.

“Standard & Poor’s” исәпләвенчә, Русиянең быелгы бюджеты өчен бер мичкә нефтьнең уртача еллык бәясе кимендә 120 доллар булырга тиеш.

Агентлык быел бер мичкә нефть бәясе 100 доллардан югарырак булыр, әмма бәянең кисәк төшү мөмкинлеге дә бар дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG