Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп автобуслары: юл газабы – гүр газабы


Кайбер авыл мәктәпләре ябылып, укучыларны суыкка-эссегә карамастан икенче авылга йөртеп укыту ата-аналарның борчуларын арттырды. Махсус җиһазландырылган автобуслар бирелсә дә, буранлы көннәрдә алар балалары өчен “ут йотып” тора.

Әле моннан берничә ай элек кар чистарту машинасының Балык Бистәсенә укучыларны ташучы автобуска килеп бәрелүе балаларның иминлеге өчен борчылуга сәбәп тудырды. Оптимизация сәбәпле, кайбер авыл мәктәпләренең ябылып, укучыларны автобуста базалы мәктәпкә ташу инде гадәткә әйләнде дияргә була. Моның өчен барлык шартлар каралган да кебек, мәгариф һәм фән министрлыгы да әледән-әле яңа автобуслар алынуы турында хисап биреп тора. Ләкин ата-аналар һәм кайбер укытучылар моның белән канәгать түгел, чөнки укучы башка авылга барыр өчен иртәнге биштә-алтыда йокыдан торырга мәҗбүр.

Татар Танае мәктәбенә икенче авыллардан укучыларны автобуста ташучы Нияз Хикмәтуллин әйтүенчә, алар инде сәгать сигезенчедә балаларны мәктәпкә китереп җиткерә, аннары капка төбенә кадәр диярлек алып кайтып куя.

“Без балаларны Наратлы, Рус Әҗәлесе, Татар Әҗәлесе, Мамадыш-Әкил авылларыннан алып киләбез. Ике машинабыз бар. Берсе – Фиат, икенчесе – Газель. Аларны биш ел саен алмаштырып торалар. Авылда юл тыныч, машиналар күп түгел. Аннары автобусның тизлеген 60тан уздырып та булмый, ул махсус шуңа көйләнгән. Моннан тыш, алкотестер куелган. Ярты сәгать саен диярлек аңа өрергә кирәк. Берәр ис сизелсә, машина кабынмый. Хәтта кайвакыт машина барганда да кычкыра башларга мөмкин, бу инде өрергә кирәклекне аңлата”, ди ул.

Хикмәтуллин әйтүенчә, маршрутны һәрвакыт навигация күзәтеп тора. Буран-салкынга карамастан автобус көндә йөри. Башлангыч сыйныфларны сәгать бердә укулары беткәч өйгә кайтарып куялар, аннары өлкән сыйныфларны килеп алалар икән.

“Бер автобус Наратлы ягына китә һәм юлда кала торган авылларга балаларны кертә, икенче автобус Мамадыш ягына юл ала. Шулай берничә тапкыр барып кайтабыз. Көне буена 175 чакрым тирәсе йөрибез. Һәр минут алдан ук язып куелган”, ди ул.

Зиннәтуллин: Һәр авылның үз мәктәбе булырга тиеш

Кайбыч районының Чәчкаб мәктәбе мөдире Рәшит Зиннәтуллин фикеренчә, нинди генә уңайлыклар булуга карамастан, һәр авылның үз мәктәбе булырга тиеш.

“Базалы мәктәпкә килә торган автобуслар үз авылларында тора. Алар өчен җылы гаражлар юк, шуңа балалар салкынга чыгып утырырга мәҗбүр. Менә быелгы кышта түбән температуралы көннәр күп булды. Андый вакытта министр “балаларны йөртмәсәгез дә ярыйдыр” дип әйтә, әмма ул очракта укучылар програмнан артта кала. 20-25 градус булса да аларга йөрергә кирәк. Менә шундый салкында утырып йөргәндә балалар сәламәтлегенә зыян килә. Алар бит база мәктәпкә салкын урындыкларга утырып баралар”, ди ул.

Моннан тыш, Зиннәтуллин күп кенә мәктәпләрдә башлангыч сыйныфта 4-5 дәрес була, ә урта звенодагы балалар 5-6 дәрес укырга тиеш, шуңа дәресләре беткәч, кечкенәләр өлкән балаларны көтеп торырга мәҗбүр булуын әйтә.

“Алар өчен һәркөнне шөгыль дә табып бетереп булмый. Нәтиҗәдә балалар аралар, талчыгалар. Әгәр мәктәп авылның үзендә икән, һәр бала һәм ата-ана анда үтүче төрле чарага да килә ала. Ә автобуслар аларны берничә кат йөртми. Ул автобуслар ватыла калса, шул ук көнне запчасть та куярга кирәк. Бу да авырлык тудыра», ди ул.

Чәчкабның үзенә килеп укучылар юк, әмма быелдан мәктәп тугыз еллык булып калган һәм 10-11 сыйныф укучылары күрше авылдагы мәктәпкә йөри.

“Менә күптән түгел буранлы көн булып алды, ул вакытта юлларны кар басып китә. Әгәр шул вакытта автобус авыл эчендә калса, инде чыга алмый. Балалар йә өйләрендә калырга, йә авылдан чыгып, нинди дә булса үтеп баручы транспортка утырырга тиеш булалар. Шундый тәҗрибә бар. Барлыгы алты бала йөреп укый. Аларны 12-15 чакрымнан автобус килеп ала. Мәктәпләрне оптимизация сәбәпле ябалар. Автобуста йөртү ул тагын да күбрәк зыянга киләдер”, ди Зиннәтуллин.
XS
SM
MD
LG