Accessibility links

Кайнар хәбәр

Измир татар оешмасында яңа җитәкче – Бехзат Акташ


Бехзат Акташ
Бехзат Акташ

Оешманың элекке башлыгы Садун Кошайның вафат булуы сәбәпле, яңа җитәкче итеп Бехзат Акташ билгеләнде. Оешма үз эшчәнлегендә фән һәм мәдәнияткә басым ясарга ниятли.


Төркиянең Измир шәһәрендәге татар оешмасында җитәкчелек алмашынды. Оешманы әле узган ел гына профессор, фәннәр докторы Садун Кошай ачкан иде. Ләкин аның вафат булуы сәбәпле, яңа җитәкче итеп Төркиядә туып- үскән татарлардан Бехзат Акташ билгеләнде.

Акташ “Азатлык”ка оешманың планнары турында болай дип сөйләде: “Садун Кошай бик зыялы кеше иде. Төркиядәге татарларны илдә һәм дөньяда танытырга теләде. Ләкин авыру иде. Без аның ярты юлда калган калган эше дәвам итергә ниятлибез”.

Яңа җитәкчелек оешманың эшчәнлегендә фән һәм мәдәнияткә басым ясарга җыена. “Садун Кошай төрле конференцияләр оештыра иде. Берсендә мәсәлән, Ататөрк янындагы татар киңәшчеләр Йосыф Акчура, Садри Максуди, Зәки Вәлиди турында сүз барды. Тамашачылар Ататөркнең тирәсендә бик күп татарлар булуын, төрекләрнең әз булуына гаҗәпләнделәр. Азәрбайҗанда да шул ук хәл иде. Менә шуны һәм татарлар турында башка мәгълүматны таратырга, кешеләргә белдерергә кирәк. Шушы максаттан без ай саен конференцияләр, утырышлар оештырыга ниятлибез”, ди Бехзат Акташ.

Измирдә казан, кырым, ногай татарлары бергә яши. Акташ җитәкләгән оешма аларны аерым күрми, ишекләр барысы өчен дә ачык. “Оешманың исемендә дә Казанга, Кырымга аеру булырга тиеш түгел. Безнең бит телебез бер”, ди җәмгыять җитәкчесе.

Оешма Измирдә укыган Татарстан студентлары белән дә тыгыз элемтәдә. “Без студентларыбызга кирәк ярдәм күрсәтәбез, хәл-әхвәлләрен белешәбез, бәйрәмнәрдә кунакка чакырабыз. Студентлар килсә инде без шатланабыз, күңелле көн була ул”, ди Акташ.

Шәһәр җитәкчелеге дә татарларның эшчәнлеген хуплый һәм ярдәм күрсәтә. “Конференцияләр оештырырга Измир җитәкчелеге безгә бик булыша, чаралар оештыру өчен җир бүлеп бирә”, ди җәмгыять җитәкчесе.

Бехзат Акташның сүзләренчә, оешманың матди чыгымнарын 5 кешелек идарә һәм 70-80гә якын актив әгъза каплый. “Измирдә 50-60ка якын Казан татар гаиләсе бар. Без оештырган чараларда һәр кеше үз өлешен кертә. Чараларыбыз әлбәттә татарча алып барыла. Төрекләр дә кызыксыналар, татар телен тыңларга киләләр”, ди оешманың җитәкчесе Бехзат Акташ.
XS
SM
MD
LG