Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке Советлар берлегенең тышкы күзләү башлыгы үле килеш табылды


Советлар берлеге Дәүләт иминлеге хезмәте беренче баш идарәсенең, ягъни тышкы күзләү хезмәтенең элекке башлыгы Леонид Шебаршин Мәскәүдә үз фатирында үз-үзен пистолеттан атып үтергән булырга мөмкин.

Эчке эшләр министрлыгының Мәскәүдәге баш идарәсе белдерүенчә, Шебаршин бүген үз фатирында утлы коралдан атылган хәлдә табылган.

Тикшерүчеләр аның башка кеше тарафыннан үтерелгән булу мөмкинлеге дә тикшереләчәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG