Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: “Полициядә ни кылсаң да ярый дигән хис барлыкка килгән”


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау оешмаларында канун бозулар булуын кызгану белдереп таныды.

“Кызганыч, комиссия ачкан дәлилләр безнең бу мәсьәләгә игътибарыбыз кимегәнне күрсәтте. Күрәсең, 90нчы елларда без оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшкән вакытта эчке эшләр хезмәткәрләрендә ни кылсаң да ярый дигән хис барлыкка килгән”, диде Миңнеханов.

Татарстан президенты бу хакта Русия баш прокуроры урынбасары Сергей Зайцев үткәргән киңәшмәдә әйтте. 12 мартта Казанның “Дальний” полиция бүлегендәге полиция хезмәткәрләренең вәхшилеге дөньяга таралгач, һәм бу хәлдән соң элегрәк кылынган канун бозулар берсе артыннан берсе ачыла барганда, бу Миңнехановның беренче рәсми белдерүе булды.

Русия баш прокуратурасы вәкилләре, Татарстанда полиция хезмәткәрләренең канун бозулары билгеле булгач, республиканың төрле районнарында тикшерүләр үткәрде һәм шулай ук зыян күрүчеләр белән очрашты.

Зайцев: “Бу залда республика президентының утыруы Татарстанда бөтен хокук саклау оешмаларының җаваплылыгын һәм проблемның кискен булуын тагын бер тапкыр күрсәтеп тора”, дип әйтте.

Миңнеханов үз чиратында хокук саклау оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә таләпчәнлекне арттырырга кирәклеген әйтте һәм тәртип урнаштырганда республика җитәкчелегеннән бар яклап та ярдәм булачагын вәгъдә итте.

Татарстан тәртип саклаучыларын тикшерү нәтиҗәсендә 66 җинаять эшенең тикшерелмәве ачыкланган. 65 кеше үзләренә көч куллануга зарланган.

Бу хакта та Казан вәкилләре катнашында Русия баш прокуратурасында узган киңәшмәдә бәян ителде. Фаш ителгән җинаятьләргә бәйле яңа тикшерүләр башланды. Тиешле тикшерүләр алып бармаган өчен прокуратураның 11 вәкиле гаепле дип табылды.

Тикшерү Казанның “Дальний” полиция бүлегендә газаплаулар нәтиҗәсендә Сергей Назаровның үлеменнән соң башланды. Бу бүлек таратылды. Анда эшләгән биш хезмәткәргә гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG