Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукин: 2011 елда җәмгыятьнең активлыгы артты


Бүген Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин Мәскәүдә еллык хисабы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, 2011 елда җәмгыятьнең активлыгы арткан, ватандашларның сайлау тәртибен үз кулларына алу омтылышы хакимиятләрнең ачуын чыгарган.

"Сайлау комиссияләре халыкның тавышларны контрольгә алу тырышлыгына кискен каршы булды. Сайлау барышын “уңай” дип кенә бәяләмәүчеләргә ачу белдерелде. Интернетта "Үзәк сайлау комиссиясе хәрәмләшүләре" исемле проект башлау "бер фиркагә каршы үгетләү һәм сайлау кампаниясе вәкәләтләрен үз өсләренә алу" дип бәяләнде", диде Лукин.

Хокук яклау мөмкинлегенә ышанычны югалткан халык сайлаудан соң урамнарга чыгып ризасызлык белдерде. Биредә полиция эше яхшырды, диде Лукин.

Ватандашларның сәяси хокукларына килгәндә, Лукин "экстремизм" һәм "рәсмиләргә яла ягу" төшенчәләренең төгәл аңлатмасы булмавын билгеләде. 2011 елда кешеләрнең сәяси хокуклары бозылу очраклары аннан алдагы еллар белән чагыштырганда артмаган.
XS
SM
MD
LG