Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдус Фәиз үзен “Кол Шәриф” мәчете имамы дип игълан итте


Рамил Юныс
Рамил Юныс

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз үз-үзен “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы итеп игълан итте. Фәиз чыгарган боерык нигезендә Рамил хәзрәт Юныс “Кол Шәриф” мәчетендә дини йолалар башкаручы булып кала.

“Кол Шәриф” мәчете моңа кадәр Татарстан Диния нәзарәтенә буйсынмаган. Ләкин 2012 елның 2 апрелендә өчьяклы килешү төзелде, һәм хәзер мәчет вәкаләтләре “Казан Кирмәне” дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Диния нәзарәте һәм “Казан Кирмәне” фондына бүленде.

Илдус Фәиз
Илдус Фәиз

Әлеге хәлдән соң - 3 апрельдә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз үзен “Кол Шәриф” мәчете имамы итеп билгеләү боерыгына кул куйды. Әлеге боерык нигезендә шулай ук мәчет эшчәнлеге ике ай эчендә Татарстан Диния нәзарәте уставына туры китерелергә тиеш.

Әйтик, бүгеннән башлап “Кол Шәриф”тә никахлар укыту тыелган. Мәчеттә имамнар булып эшләүче Рөстәм хәзрәт Бәкиров белән Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә вазифаларыннан азат ителә. Рамил Юныс дини йолалар башкаручы булып билгеләнә, ә төбәкара казый Сөләйман Зарипов мәчетнең казые булып эшли башлый. Кыскасы, Фәиз – имам-хатыйб, ә Юныс белән Зарипов – аның урынбасарлары.


Рамил Юныс үзе “Азатлык” радиосына юристларның хәзер бу боерыкның нигезлеме-нигезсезме икәнен тикшерүен әйтте.

“Килешү нигезендә мөфтиятнең имамны куярга вәкаләтләре артты. Мөфтият хәзер имамнарны эшеннән азат итә ала”, диде ул.

Шул ук вакытта Рамил хәзрәт элеккечә “Казан Кирмәне” хезмәткәре булып санала.

Ул боерыкның “боерык белән таныш” дигән өлешендә кул куюдан баш тарткан. Юныс “Кол Шәриф” мәчете моңа кадәр ничек эшләгән, алга таба эшен шулай ук дәвам итәчәк, дигән.

Аның адвокаты, Мәскәү адвокатлар коллегиясе әгъзасы Марат Хафизов боерык хокукый көчкә ия түгел дип саный. “Без бу боерыкны кире кагуыбызны белдереп мөфтигә хәбәр кәгазен юллаячакбыз” дип белдерде ул.

“Кол Шәриф” мәчетен төзү башлангычында торган Зөфәр Галиуллин әйтүенчә, Татарстан мөфтиен сайлаган вакытта әлеге имамнарның берсе дә каршы килмәде. “Димәк хәзер мөфтияткә буйсынырга тиешләр инде”, ди ул.

XS
SM
MD
LG