Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөфти Илдус Фәизгә каршы пикет узды

Казанда Татарстан мөселманнарының диния идарәсе бинасы каршында мөфти Илдус Фәизгә каршы пикет узды. Күп кенә шигарьләр күтәреп чыккан мөселманнарның төп таләбе – мөфтинең вазифасыннан китүе иде. Апрель башында Илдус Фәиз “Кол Шәриф” мәчете имамы Рамил Юнысны вазифасыннан алып үзен имам дип игълан иткәннән соң, мөселманнарның мөфтигә карата ризасызлыгы кисәк көчәеп китте. Мөселманнар басымы астында Илдус Фәиз әлеге карарыннан чигенергә мәҗбүр булды. [Рамил Сафин фотолары]

дәвам

XS
SM
MD
LG