Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альтернатив мөфтият оештыручылар документларында хата табылган


Рәис Сөләйманов альтернатив мөфтияткә "Нурулла" мәчете дә керәчәк дип язды
Рәис Сөләйманов альтернатив мөфтияткә "Нурулла" мәчете дә керәчәк дип язды

Татарстан мөфтиятенә альтернатив оешма оештырырга теләүчеләр документларын кире алган. «Вакыф» оешмасы җитәкчесе Морат Галиев бу мәсьәләгә нокта куелуын әйтте.

Татарстан мөфтиятенә альтернатив «Вакыф» дигән оешма төзелүе турындагы сүзләр республикада шактый гына шау-шу тудырды.

Аны оештыручыларның берсе «Вакыф» оешмасы җитәкчесе Морат Галиев «Азатлык»ка әйтүенчә, юстиция министрлыгына биргән теркәү турындагы документларны алар кире алган.

«Документларда юридик хаталар табылды. Без аны инде кире тапшырмаячакбыз. Бу мәсьәлә ябык», диде ул.

Галиев бу өлкәдә үзләренә бернинди басым ясаулар булмавын да өстәде.

«Әлмәттә булды ул басым, әмма Казанда – юк», диде.

Элегрәк Галиев «Коммерсант» газетасына Әлмәттә «Азан» мәчете мәхәлләсе имамын шәһәрнең эчке эшләр идарәсенә чакыртып басым ясауларга тырышуларын әйткән иде. Шулай ук Әлмәтнең үзәк мәчетенә мәхәллә вәкилләрен җыеп, яңа мөфтият төзүдә катнашмаска чакырганнарын белдерде.

«Шушы юл белән алар «сәяси заказны» үтәп оешманы теркәүдән баш тарту өчен нигез эзлиләр. Әгәр теркәмәсәләр, без бу карарны мәхкәмәдә шикаять итәчәкбез», дигән иде ул.

Шул ук вакытта «Звезда Поволжья» газетасында Рәис Сөләйманов үз мәкаләсендә бу вәзгыятьне Кол-Шәриф мәчетендәге соңгы хәлләр белән бәйләде. Киләчәктә альтернатив мөфтияткә Кол-Шәриф мәчете дә кушылырга мөмкин, ә аннары инде аның имамы Рамил Юныс яңа мөфти дә булып куячак дип язып чыкты. Хәтта Кол-Шәриф тирәсендә соңгы шау-шуларны Рамил Юныс яңа мөфтият төзүне яшерер өчен китереп чыгарган икән.

Юныс үзе «Болгар» радиосына бу сүзләргә аптыравын белдерде.

«Минем алдагы планнар - халык белән тыныч кына эшләү. Яңа мөфтият минем инициатива түгел һәм бу тотрыклыкны күзаллап чыгарган сүз түгел», диде ул.
XS
SM
MD
LG