Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф җомгасы: Мөфти әлегә чигенәсе итте


6 апрельдә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз имзалаган фәрман
6 апрельдә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз имзалаган фәрман

Казанның Кол Шәриф мәчетендәге җомга намазлары болай да зур кызыксыну җәлеп итә иде, бу юлы исә игътибар бермә-бер артык булды. Анда татар имамнары арасында иң абруйлылардан саналган Рамил хәзрәт Юныс, Рөстәм Зиннуров язмышы каралды, хәтта хәл ителде дияргә була.

Җомга намазына Кол Шәриф мәчетенә бу юлы ике меңләп татар мөселманнары җыелды. Мәчетнең ике каты гына түгел, хәтта иң зур Коръән торган фойе да тулган иде. Кол Шәриф имамнарына теләктәшлек белдерер өчен Чаллы, Түбән Камадан татар мөселманнар килгән иде.

Шул хәтле халыкны намазга Рамил хәзрәт Юныс һәм Рөстәм хәзрәт Зиннуровлар китә дигән хәбәр җыйды. Билгеле булганча, бу атна башында Татарстан мөфтие, Кол Шәриф мәчетенең үз карамагына күчүен сылтау итеп, имам-хатыйб вазифаларын үзенә йөкләде, ә халык арасында зур абруй казанган элекке баш имам Рамил хәзрәтне йомыш үтәүче итеп кенә билгеләү турында фәрман чыгарган иде. Бу мөселманнар арасында ризасызлык туфаны куптарды. Рамил хәзрәт тә мөфтинең бу карары белән килешмәвенә ишарә итте.

Җомга намазында Татарстанның диния назәрәте хезмәткәрләре дә шактый булды. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз һәм аның урынбасарлары, дини эшләр департаменты башлыгы Марат Гатин да килгән иде.

Намаз башланганчы Нурулла мәчете имамы Габдулла Галиулла халыкка мөрәҗәгать укыды. Ул Рамил хәзрәт Юнысны, Рөстәм хәзрәт Зиннуровны яклау мөрәҗәгате иде. "Кем риза?" дип кул күтәрергә кушты. Барсы да дәррәү бу мөрәҗәгатне хуплыйбыз дип тавыш бирде. Шул ук вакытта шушы мөрәҗәгатькә имза җыю да башланды.

Һәрвакыттагыча, җомга намазының сөннәте укылгач, сүзне Рамил хәзрәт Юныс алды. Үзенең шушы чыгышында ул, без бирегә Кол Шәриф мәчетендәге имамнарның язмышын хәл итү өчен җыелдык дип әйтте. Аннары ул сүзне Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә бирде. Илдус хәзрәт микрофон янына килүгә үк мәчеттәге халык гөжли башлады, "Чыгып кит!", "Без сине кабул итмибез!", "Хурлык!" дигән кычкырулар булды. Мөфти бер сүз дә әйтә алмыйча кире чигенде. Халык ул арада тәгъбир әйтә башлады.



Микрофонны янә Рамил хәзрәт Юныс алды. Ул җәмәгатьчелекне тынычландырды һәм сүзне кире мөфтигә бирде. Ул исә вәзгыятне аңлатып, "Кол Шәриф мәчете моңа кадәр Казан Кирмәне музей-тыюлыгына керә иде, аның статусы үзгәрде һәм Татарстан диния нәзарәтенә дә карый башлады", дип әйтте. Илдус хәзрәт монда бернинди каршылык булмавын һәм мөфти буларак намазларны килеп укыячагын һәм мәчет үз эшчәнлеген элеккечә дәвам итәчәген белдерде. Ул шактый гына сөйләде. Әмма анда халык көткән икенче бер сүз яңгырамады - мөфти Рөстәм хәзрәт Зиннуровның һәм Рөстәм хәзрәт Бакировның монда калу-калмавын әйтмәде.

Бу сүзләрдән соң микрофонга янә Габдулла Галиулла чыкты. Ул: "Кол Шәриф"кә йөрүче мөселманнар биредә имам булып Рамил Юнысны сайлый. Кем риза?" дип сорады, халык барысы да кул күтәрде һәм тәкъбир әйтте.

Рамил хәзрәт Юныс вәгазь укыды. Ләкин башка көннәрдән аермалы буларак, бу үзенчәлекле вәгазь иде һәм аның аерым темасы булмады. Ул шушы вәзгыятькә карата үзенең фикерен белдерде. Ул Татарстан җитәкчелеге белән очрашкан. "Без шушы мәчеттә эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Без Татарстан мөселманнары Илдус хәзрәт Фәезне мөфти буларак таныйбыз. Бернинди каршылыксыз үзе теләгән вакытта аның җомга вәгазьләрен, гаетләрне үткәрүенә ризабыз", дип әйтте. Әмма вәгазь вакытында әле бу аерым бер карарда чагылмаган иде, Рамил хәзрәт үзенә Кол Шәриф мәчетендә имам булып калуны сүздә генә вәгъдә итүләрен әйтте.

Намаздан соң халык озак кына таралмый торды. Фикер алышулар, бәхәсләр аннан соң да дәвам итте. Фәрман булмагач Рөстәм хәзрәт Зиннуров һәм Рөстәм хәзрәт Бакировларның монда калу-калмаулары билгеле түгел иде.

Көннең икенче яртысында гына Кол Шәриф мәчетендә Рамил хәзрәт Юныс имам итеп билгеләнә дигән яңа, 422-нче санлы карар кабул ителгән. Бу карарны мөфти хәзрәт үзе имзалаган. Тик анда бары бер генә исем - Рамил Юнысныкы гына. Зиннуров һәм Бакировның фамилияләре телгә алынмаган.

Мөселманнар фәкать Рамил хәзрәт Юныс имам булып калгач, Рөстәм хәзрәт Зиннуров та, Рөстәм хәзрәт Бакиров та Кол Шәрифтә кала дигән өметтә тора.
XS
SM
MD
LG