Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең элекке президенты мәхкәмәдә


Кенан Әврән (с) һәм Таһсин Шаһинкая
Кенан Әврән (с) һәм Таһсин Шаһинкая

1980 елгы хәрби түнтәрелешнең төп фигуралары Әнкарада мәхкәмә каршында җавап тота. Шул чактагы генераль штаб башлыгы, соңрак Төркиянең президенты булган Кенан Әврән һәм хәрби һава көчләре башлыгы Таһсин Шаһинкая төрек дәүләтенә каршы чыгу һәм хакимиятне бәреп төшерүдә гаепләнә.

Төркиядә хәрбиләрнең тәэсирен һәм сәяси абруен төшерү дәвам итә. Бу көннәрдә Әнкарада 1980 елның 12 сентябрендә хәрби түнтәрелеш оештыручыларны хөкем итәләр.

Түнтәрелеш елларында ярты миллионга якын Төркия ватандашы төрмәгә ябылды, йөзләрчә кеше җәберләнде, мәхкәмәсез үтерелде. Хәрби хакимият мәхкәмәсе җиде меңләп кешенең үлем җәзасына тартылуны таләп итте.

Түнтәрелеш оештыручыларның исән калган икесен - 97 яшьлек Кенан Әврән һәм 87 яшьлек Таһсин Шаһинкаяны фетнә оештыру өчен гомер буена иректән мәхрүм итү таләбе куелды.

1980 елгы түнтәрелештә үтерелгән яки азаплауларга дучар булган кешеләрнең фотолары
1980 елгы түнтәрелештә үтерелгән яки азаплауларга дучар булган кешеләрнең фотолары
Әврән һәм Шаһинкаяның адвокатлары канунда түнтәрелеш оештыру өчен хөкем карары чыгаруны күздә тоткан маддә юк, дип белдерделәр. Алар сүзләренчә, Әврән белән Шаһинкая түнтәрелеш оештырып уңышка ирештеләр һәм яңа хакимият игълан иттеләр. Адвокатлар яңа хакимият оештырып аны җитәкләүчеләрне үзең теләгәнчә хөкем итәргә ярамый, дип белдерә.

Соңрак Төркиянең җиденче президенты булган Кенан Әврән үзе исә мәхкәмә процессын түнтәрелеш уңышка ирешмәгән очракта гына башларга була, дип белдерә.

Әлеге процесс турында утырышлар уздырган Әнкара мәхкәмәсе тирәсендә йөзләрчә кеше хәрбиләрне хөкем итүгә каршылык белдерде.

Төркия җөмһүрияте тарихында генераллар үзләрен Мостафа Кәмал Ататөрк нигез салган дөньявилык принципларының сакчылары дип исәпләделәр. Дөньяви дәүләткә куркыныч яный дип, хәрбиләр өч түнтәрелеш (1960, 1971 һәм 1980 елларда) оештырды һәм яңа хакимият игълан итеп, аны үзләре җитәкләде.

Тәнкыйтьчеләр Рәҗәп Эрдоган җитәкләгән бүгенге хакимиятне хәрбиләрнең сәяси көчен киметеп илдә ислам тәртибе урнаштырырга теләүдә гаепли. Эрдоган үзе бу гаепләүләрне кире кага. Шул ук вакытта бүген Төркиядә йөзләгән башка хәрбиләрне хөкем итү дәвам итә. Төрле дәрәҗәдәге хәрбиләр хакимиятне төшерүгә әзерләнүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG