Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчетен дә төзи, дуңгызын да үстерә: Татарстан авылы тәҗрибәсе


"Камский бекон" ширкәте дуңгызлары
"Камский бекон" ширкәте дуңгызлары

Татарстандагы дуңгыз фермаларының берсе Тукай районының Татарстан һәм Чыршылы авыллары янына урнашкан. Диндарлар татарлар дуңгыз белән булганга тормышыбызның бәрәкәте юк, әхлаксызлык, тәртипсезлек арта бара дип белдерә.

Тукай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге “Камский бекон” ширкәте дуңгыз фермаларының якын-тирә авылларга бернинди зыяны юк дип белдерде. Беренчедән, бу комплекста замана технологияләре кулланыла, икенчедән, ябык оешма булганга, монда теләсә кем, хәтта алдан килешмичә зур түрәләр дә кереп йөри алмый, ди алар.

Татарстан авылында яшәүче Илһам Хәмәтов бу дуңгыз комплексы татар авылларына төрле яклап әйтеп бетермәслек зур зыян сала ди. “Камский бекон” ширкәтенең дуңгыз фермалары артканнан-артып барып Тукай районы белән генә чикләнмичә Минзәлә районына хәтле барып җиткән.

“Безнең Тукай районындагы Чыршылы авылында мөселманнар яши, мәчете дә бар. Татарстан авылында да мәчет бар, яртысыннан күбрәге татарлар яши анда. Комсомол дигән җирдә дә мәчетләре булмаса да татарлар күп яши. Шул тирәләрдә салынган фермалар Күгәчкә һәм Минзәлә районының Хуҗамәт авылына кадәр барып җитте. Безнең Тукай районында тагын Мусабай завод дип аталган җирдә дә дуңгыз үстерәләр. Аны бер фермер тота. Анда да чучкалар шактый күп. Безнең якын тирәдә дуңгыз үстерү бик нык таралган.

Чыршылы минем туган авылым, шунда үстек. Хәзер шул җирләрдә сасы ис килеп тора. Бу искә түзә алмыйча авылда яшәүчеләрнең күбесе башка җирләргә күчеп, качып бетте. Бу комплексны бездән сорап тормый гына төзеп куйдылар.

Җәй көннәрендә Чыршылыда сасы ис килеп торганга тәрәзәләрне дә ача алмыйбыз. Комсомол авылында да нәкъ шундый ук хәл. Ферманың калдыкларын һәм шакшы су чистарта торган урыннары Чыршылы авылына янында гына”, ди Хәмәтов.

“Дуңгыз белән булырга мулла рөхсәт итте”

Хәмәтов хәзер гаиләсе белән Татарстан авылында яши. Эшмәкәр ул. 25 чакрым ераклыктагы Чаллы шәһәрендә хәләл ит сата торган кибете бар. Дуңгыз комплексы янына урнашкан авылларда яшәүче татарларның күпчелеге “Камский бекон”да эшли дип әйтә.

“Татарстаннан дуңгыз фермасында күп эшлиләр. Без алар белән аралашып торабыз. Алар: “Без чучка белән эшлибез, ничек мәчеткә килик инде”, дип мәчеткә дә йөрми. Шулай итеп Аллаһы тәгаләнең кушканын да үти алмыйча яшиләр. Бу бик зур аяныч хәл. Татарстан авылында мәчет бик зур. Анда 40-лап хатын-кыз атнага ике көн Коръән укый. Бу мәдрәсәгә йөргәннәрнең ирләре, йә булмаса балалары дуңгыз фермасында эшли.

Илһам Хәмәтов
Илһам Хәмәтов
Татарстан авылында яшәүчеләр базарда да шул дуңгыз ризыклары сата. Алар арасында, безгә бер мулла бу эш белән шөгыльләнергә рөхсәт итте, диючеләр дә бар. Шулай итеп кайберәүләр җан тынычлыгы тапмакчы була. Безнең Татарстан авылының имамы Әбүзәр абый, ул өлкән кеше, чучка белән булучыларга никах укымый, аларның ашларына йөрми. Ә алар инде Коръән укыту өчен мулланы бүтән җирдән чакырта”, ди Хәмәтов.

“Камский бекон” ширкәте җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә эшләүче ханым да Хуҗамәт, Комсомол, Татарстан һәм башка авыллардан, хәтта Чаллыдан да халыкның вахта ысулы белән эшкә йөрүләрен раслады.

“Камский бекон” бәйрәмнәрдә эшчеләренә дуңгыз итеннән җитештерелгән ризыкны өләшкәләп тора. Әлегә кадәр беркемнең дә: “Аны ашамыйбыз без”, дип әйткәне юк, ди Хәмәтов.

Пенза татарлары дуңгыз фермасы төзеттермәде

Татарларга дуңгыз фермалары бөтенләй килешмәгәнне Пенза губернаторы Василий Бочкарев та аңлады. Ул Городищинский районындагы Түбән Әләзән авылы янында төзергә дип ниятләнгән дуңгыз фермасы башка бер урында, Каменский районында, төзеләчәк дип белдерде. Түбән Әләзәндә татарлар да һәм шулай ук урыслар да яши.

Өлкә җитәкчелеге инвестор - Даниянең бер ширкәте белән дуңгызчылык комплексын нәкъ татарлар тупланып яшәгән һәм бөтен татар дөньясына билгеле булган Урта Әләзән авылыннан 10 чакрым ераклыкта гына корып куярга карар иткән булган. Инвестор комплексны төзү өчен 75 миллион евро бүлеп бирәчәк.

Урта Әләзән халкы Европадагы бер мөселман оешмасы аша Даниядәге ширкәтнең директорлар шурасы җитәкчелегенә чыгып “Без бу дуңгыз комплексын төзергә юл куймаячакбыз”, дип белдергән. Шулай итеп чит ил инвесторлары һәм өлкә җитәкчелеге сөйләшүләрдән соң ферманы башка урынга күчерергә карар кылган.

Пенза губернаторы, хәзер Каменский районында яшәүчеләргә эш тә булачак, ферма түләгән салымнардан кергән акчадан авыллардагы көн-күреш яхшырачак, дип төрттереп тә алды. Пенза татарлары эш урыннарын сайламады, ә дини әхлакка, ата-бабалардан килгән исламга тугрылыкта калды.

Яман гадәтләр арта бара

Хәмәтов татар авыллары тирәсендә дуңгызчылык фермасының булуы авыл халкының көн-күреше өчен бер генә дә файдасы юк дип әйтә. Татарстан авылына яз-көз көннәрендә керерлек түгел, пычрак ерып йөрибез, ди ул. Яман гадәтләрне үз итүче яшьләр дә соңгы вакытта бик нык арткан.

"Камский бекон" фермалары
"Камский бекон" фермалары
“Яшьләр бик тәртипсез булып үсә. Җинаять кылалар, Татарстан авылында эчүчеләр дә, наркоманнар да күп. Болар барсы да динсезлектән килеп чыга. Мин үзем укулар оештырырга теләп караган идем, әмма алар: “Нишлик соң инде, үзебез чучкада да эшләп, дин дә тотып булмый бит”, дип әйтәләр. Шулай итеп динсез яшиләр”, ди Хәмәтов.

Үз вакытында Хәмәтов Тукай районының элекке башлыгы Таһир Харматуллинга, әйдәгез, дуңгыз урыныма үгез үстерә башлыйк, дип әйткән булган. Әмма Харматуллин үгез үстерү бик кыйммәткә чыга дигән. Хәмәтов: “Аллаһы тәгаләнең ләгънәте безгә дә төшкәндер, тормышның бәрәкәте юк”, дип әйтә.

Азатлык радиосы 3 апрель көнне Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗиповка республикадагы дуңгыз фермалары һәм аларның татар авыллары янында булуы турында сораулар юллады. Министрлыкның матбугат хезмәте шушы арада җавап булачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG