Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли һәм дини киемнәр бәйгесендә Резеда Сөләйманова җиңде


Бәйгенең җиңүчесе Резеда Сөләйманова коллекциясе
Бәйгенең җиңүчесе Резеда Сөләйманова коллекциясе

6 апрельдә Казанның Тинчурин театры сәхнәсендә Бөтенрусия мөселман һәм милли кием дизайнерлары бәйгесе үтте. 10 дизайнер арасыннан гран-прига Мәскәүдән Резеда Сөләйманова лаек булды.

Бу бәйгенең беренчел максатлары арасында, татар киемен, милли стильдә тегелгән мөселман киемнәрен популярлаштыру, талантлы дизайнерларны берләштерү, яшьләрне милли һәм ислам мәдәниятенә якынайту тора.

Бәйгене оештыручылардан берсе – Татарстан мөслимәләр берлеге рәисәсе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, бу чарада катнашу өчен Мәскәү, Петербур, Самар һәм Татарстан шәһәрләреннән 40тан артык гариза килгән. Финалга бары тик иң яхшы ун коллекция генә сайлап алынган. Аның берсе Мәскәү дизайнеры булса, калган катнашучылар Татарстаннан.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар
“Әлеге коллекцияләр белән без чит илләрдә дә уңышка ирешергә телибез. Безгә инде хәзердән үк төрле илләрдән чакырулар килә башлады. Әйтик майда Франциягә барачакбыз. Без кая гына барсак та, татар стилендә тегелгән мөселман киемнәре белән уңышка ирешергә тырышачакбыз”, дип белдерде Наилә Җиһаншина.

Бәйге ике сәгатьтән артык дәвам итте. Чараны алып баручылар тамашачыларны өч телдә – инглизчә, русча һәм татарча сәламләде.

Милли һәм мөселман киемнәрен күрсәтү чарасына хөрмәтле кунаклар буларак тормыш иптәше белән Иран ислам республикасының Казандагы консулы Рәсүл Шаян да килгән иде. Әмма Татарстан мәдәният министры, Русия мөфтиләр шурасы рәисе дә катнашачак дип әйтелсә дә, аларны күреп булмады.

Тинчурин театрының беренче каты тамашачылар белән тулып ашты. Күп кенә тамашачылар зәвык белән тегелгән милли һәм дини киемнәрне караудан канәгать калуларын белдерделәр.

Казанда милли һәм дини киемнәр бәйгесе үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:46 0:00
XS
SM
MD
LG