Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда апрель инкыйлабы көне билгеләнде


Кыргызстан җитәкчелеге һәлак булганнарны искә алды
Кыргызстан җитәкчелеге һәлак булганнарны искә алды
Кыргызстанда икенче тапкыр халык инкыйлабы көне билгеләнә. Бишкәкнең үзәк мәйданында бүген элекке президентлар Аскар Акаев һәм Корманбәк Бакыев режимнарына каршы көрәштә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Аны ачу тантанасында дәүләт башлыгы Алмазбәк Атамбаев, элекке президент Роза Отунбаева һәм башка рәсмиләр катнашты.

"Бүген ачылган һәйкәл яхшылыкның явызлыкны, яктылыкның караңгылыкны җиңәчәгенә тагын бер дәлил. 2005 һәм 2010 елгы вакыйгалар Кыргызстан халкына иреклек һәм гаделлеккә юлның җиңел булмаганын, авырлыкларны җиңеп кенә барып җитеп булганын күрсәтте", диде Атамбаев үз чыгышында.
XS
SM
MD
LG