Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда кызлар курчак киендереп тормышка әзерләнә


Тәзкирә Мишунина (с) һәм Зәйнәп Саглан
Тәзкирә Мишунина (с) һәм Зәйнәп Саглан

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясендә кызлар арасында курчакларны мөселманча киендерү бәйгесе узды. Аның максаты – кыз балаларны сабый чактан ук тыйнаклыкка өйрәтү, мөселман киеменең тирән мәгънәсен, күркәмлеген аңлату, диләр оештыручылар.


Узган шимбәдә 2нче санлы гимназиягә йөзләгән бала һәм аларның ата-аналары килде. Бу көнне биредә Чаллыдан, Түбән Камадан килгән кызлар курчакларны мөселманча киендерү осталыкларын күрсәтте. Бәйгедә катнашучылар беренче чиратта өй эшләренең үтәлешен тәкъдим иттеләр, өйдә киендерелгән курчакларны күргәзмәгә тезеп куйдылар. Тамашачы башта шулар белән танышты. Аннан соң оештыручыларның берсе булган Ләйсән Әхмәтшина бәйгене ачып җибәрде. Ул шулай ук нәни кызларны “Бишек җыры”н башкарырга да чакырды.

Сәхнәдә бәйге барган мәлдә без шушы чарага килгән ике кыз бала белән сөйләшеп алдык.

“Безнең гаилә Төркиядән Татарстанга килде. Мин Казанда тудым. Хәзер Чаллыдагы 2нче гимназиянең 4 сыйныфында укыйм. Курчакны кичкә кадәр киендердем. Бар киемне үзем ясадым, беркем дә булышмады”, диде Сагман Зәйнәп.

Ә менә Тәзкирә Мишунинага курчакны киендерешергә әбисе булышкан.Шулай да яулыкны курчакка үзе бәйләгән.

Бәйгегә килүчеләр
Бәйгегә килүчеләр
Бәйгедә 29нчы гимназия кызларыннан торган “Энҗе бөртекләре” дип аталган, 2нче гимназиянең “Әлиф” исемен йөрткән такымнар да көч сынашты. Ике такым кызларына кәгазьдән ясалган икешәр курчак бирелде. Кызлар шуларны кайчылар, матур тасмалар һәм тукымалар ярдәмендә матур итеп киендерергә тиеш иде. Ярышның бу өлешендә 2нче гимназия кызлары җиңде.

Шулай ук балаларның зирәклеген, җитезлеген сынаган биремнәр, бишек җырлары, шигырьләр буенча да ярышлар булды. Ахырдан бәйгене оештыручылар мондый фикергә килде: 1 урында – Түбән Каманың 64нче балалар бакчасының әхлак төркеменә йөрүче 7 яшьлек Айшә Зыятдинова, 2 урында – 2нче гимназиядә укучы 8 яшьлек Регина Бәдретдинова, шушы ук гимназиядән Камилә Гәрәева өченче булды.

Мондый бәйге уздыруның асылы, мәгънәсе нидә?

Мөселманча киендерелгән курчаклар
Мөселманча киендерелгән курчаклар
“Мондый бәйге бик кирәк. Кызларны ир хатыны булырга, әни булырга әзерләү бу. Кечкенәдән әхлакка, иманлы тәрбиягә юнәлгән чара. Монда уен аша булса да бала тормышка үзенең карашын күрсәтә”, диде бәйгедә бәя бирүче булган Гөлфия Гайнетдинова.

Бәйгедә барлыгы 73 кыз бала катнашты һәм аларның барысына истәлек бүләкләре бирелде. Җиңүче кызларга шәмаиллар тапшырылды.
XS
SM
MD
LG