Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Магнитский эше белән бәйләп Русиягә чикләүләр кертү ярамый


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сергей Магнитский эше белән бәйләп Русия һәм АКШ арасындагы сәүдәне чикли торган Джексон-Вэника төзәтмәләрен башка чикләүләргә үзгәртүгә каршы чыгыш ясады.

Вашингтонда узган матбугат очрашуында Лавров журналистларга Магнитский эше Русия проблемасы булып тора һәм чит илнең монда кысылуы кысага сыймый дип белдерде.

Лавров шулай ук Русиянең АКШта хөкем ителгән Виктор Бут һәм Константин Ярошенконы ватанга кайтару өчен тырышачагын әйтте. Бу проблеманы Лавров АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән сөйләшүләр вакытында күтәргән.

Лавров Вашингтонда бара торган тышкы эшләр министрларының “Зур 8лек” очрашуында катнаша.
XS
SM
MD
LG