Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кайнар телефон” полиция золымын күрүчеләрнең шалтыратуларын көтә


"Агора" телефонына тәүлек әйләнә шалтыратып була. Иң беренче киңәшне юрист Илнур Шәрәпов бирә.
"Агора" телефонына тәүлек әйләнә шалтыратып була. Иң беренче киңәшне юрист Илнур Шәрәпов бирә.

Полициядән зыян күрүчеләр “Агора” булдырган телефонга шалтыратып хокукый ярдәм ала һәм үз очракларының тикшерелүен сорый.

Елена Исаулова бүгенге көндә исән булуына куанып бетә алмый.

Пятигорски шәһәрендә яшәгән ике бала анасы, ул чакта 46 яшь булган Еленаны ике полиция хезмәткәре кыйный, аякларын, кулларын, башын имгәтә.

“Якында гына безнең елга ага, мине яр буена алып китеп алар кулларым богауланган килеш мине элеп куйдылар да каты кыйнадылар. Кулларым, аякларым кара янды, тиресе төште. Шунда алар миңа, кесәңә наркотик салабыз, башыңа бирәбез дә елгага атабыз дип тә әйтте”, дип искә ала хатын.

Шул көннән бирле алты ел вакыт узган, бернинди дә тикшерү булмаган. Еленаның тикшерү сорап мөрәҗәгать итүләре барысы да кире кагылган.

Елена һәм аның кебек җанөзгеч очраклар турында җәмәгатьчелек белми дә калыр иде. Мәскәүдә ачылган телефон линиясенә гадел тикшерү уздырудан өмет өзгән кешеләр шалтырата.

“Агора”ның “кайнар элемтә” телефоны: 8-800-777-01-01
Русиянең барлык төбәкләреннән дә шалтырату бушка

“Агора” хокук яклау оешмасы бу телефон элемтәсен өч атна чамасы элек булдырды. Кайбер шалтыратучылар үзләре белән 5-10 ел элек булган коточкыч хәлләр турында сөйли. Аларның күпчелеге үз очракларын эзәрлекләнүдән куркып хәбәр итмәгән яки тикшерүне сорап ясалган мөрәҗәгатьләре кире кагылган.

Казанның “Дальний” эчке эшләр бүлегендә 52 яшьлек Сергей Назаровның вәхшиләрчә кыйнап үтерелүеннән соң зыян күрүчеләрнең бу өметсезлек мичкәсе ташып акты, ди Мәскәү телефонында җавап биргән “Агора” хезмәткәре Илнур Шәрәпов.

“Бу хәл шул кадәр коточкыч һәм куркыныч иде ки, ярага күптән тулып килгән үлек кебек ул тишелде дә акты. Җәмгыять, ниһаять, проблема барлыгын аңлады”, ди Илнур.

Телефон эшли башлауга өч атна тулганда Илнур Сахалиннан алып Краснодарга кадәр, Мурманскидан, барлыгы 31 төбәктән 90лап кеше белән сөйләшеп өлгергәнен сөйләде. Екатеринбур, Краснодар һәм Мәскәү эчке эшләр идарәләре ярдәм сорап шалтыраткан кешеләрнең эшләре турында тикшерү башлар өчен “Агорадан” мәгълүмат сорап алган. Бу эшебезнең зур уңышы, ди Илнур.

4 апрельдә “Агора” полиция золымыннан зыян күргән кешеләре белән бәйле 107 очракны Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга тапшырган.

Илнур шалтыратучыларга беренче юридик киңәш бирә, алар турында мәгълүматны җыеп өстәмә тикшерү өчен шул төбәккә адвокатларга җибәрә. Әгәр дә шалтыратучы яшәгән төбәктә “Агора” белән хезмәттәшлек итүче адвокатлар булмаса, үзәк вакытлыча ул тарафка үз юристларын юллый.

“Күпчелек очракта шалтыратучылар алар кылмаган җинаятьне кылдым дип таныту өчен кыйналганын сөйли”, ди Илнур.

“Русия полициясендә аена фәлән җинаять эше ачылырга тиеш дигән план бар, шуны үтәү өчен кайбер очракларда гаебе булмаган кешеләрне кыйнап үз өсләренә кеше гаебен алуны таләп итәләр, ди “Агора” вәкиле.

Краснодар өлкәсендә яшәүче Сергей Медвеш үзе белән булган хәлне сөйли.



Полициянең мондый вәхшилеген план үтәү белән генә аңлатып булмый. Полиция үз сүзен әйтергә курыкмаган һәм буйсынырга теләмәгән кешеләрдән дә үч ала, ди Илнур.

Урыныннан китүче Русия президенты Дмитрий Медведевның полиция реформасы “күз буяу” гына булды.

“Нәтиҗәсе юк бит. Халык тагын күпме түзә ала? Тагын күпме дәвам итәчәк бу? Русия халкы аю кебек бермәлне тыныч һәм сабыр булып тора да, әмма аны уятсаң моның нәтиҗәсе куркыныч була ала,” ди “Агора” вәкиле Илнур Шәрәпов.
XS
SM
MD
LG