Accessibility links

"Коммерсант": Эчке эшләр министрлыгын яңа реформа көтә


Рәшит Нургалиев
Рәшит Нургалиев
Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев полициядә яңа реформа үткәрергә тәкъдим итте. Министрлык үзе реформаны “оптимальләштерү” дип атауны хуп күрә. Бу хакта “Коммерсант” газетының шимбә номеры хәбәр итә.

Басма, көчләрне яңадан департаментлар һәм идарәләр арасында бүлешү, җитәкчелектәгеләрне яңадан билгеләү көтелә, дип яза. Аерым алганда, сүз генералларны алыштырып кую турында бара.

Бу реформаны быелның май аенда ук башларга җыеналар. Нургалиев җитәкчелегендә, йә булмаса хөкүмәт әгъзалары алышып башка министр җитәкчелегендә үтәрме, ансы билгесез.
XS
SM
MD
LG