Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярскида Әстерханда ачлык тотучыларга теләктәшлек чарасы үтте


Красноярскида Әстерханда шәһәр мэрын сайлау нәтиҗәләрен кире кагу таләбе белән ачлык игълан иткәннәргә теләктәшлек чарасы үтте.

Красноярски хакимияте белән килешенгән пикетка утызлап кеше килгән иде. Бу пикет тора-бара митингка әйләнде. Чыгыш ясаучылар илдәге хәлләргә ризасызлык белдерде.

Бу чара “Әстерханга ирек, Русиягә ирек”, “Шеин өчен һәм гадел сайлаулар өчен” шигарьләре астында үтте.
XS
SM
MD
LG