Accessibility links

Сүрия күзәтүчеләр санын арттыруга каршы


Сүрия тышкы эшләр министры Вәлид Мөгаллим илдәге атышларны туктату килешүенең үтәлүен тикшерү өчен китерелүче БМО күзәтүчеләре санын тагын да арттыруны кире какты. Аның сүзләренчә, кораллы оппозиция һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында килешүгә ирешү өчен 250 кеше җитә.

Кичә БМО генераль секретаре Пан Ги Мун күзәтүчеләр санын арттыру һәм аларга ярдәмгә очкычлар җибәрү кирәк булырга мөмкин дип белдергән иде.

Бүген Пекиңдә очрашулар үткәргән Мөгаллим, БМО күзәтү эшләре өчен кирәк булса Сүрия очкычларын куллана ала диде.

Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриядәге кайбер оппозицион көчләрне, БМО-Гарәп лигасы вәкиле Кофи Аннанның тынычлык урнаштыру тәкъдиме турында килешә алмаган өчен тәнкыйтьләп, күпләр читтән көч куллануны таләп итү өчен, Аннан планының үтәлүенә юл куймаска тырыша диде.
XS
SM
MD
LG