Accessibility links

Сәйфуллина: Казанга “дыңгыр-дыңгыр” куркынычы яный


Мәрҗәни урамындагы 10-нчы санлы йортны төзекләндерү эскизы.
Мәрҗәни урамындагы 10-нчы санлы йортны төзекләндерү эскизы.

Казанда тарихи биналарны төзекләндерәбез дип керешкән яңа хуҗалар бу эшкә тиешенчә акча тотып, эшләрен җиренә җиткереп башкарырга теләми. Алар тарихи биналарны саклауга багышланган фәнни конференциягә дә килеп торуны кирәк санамады.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында тарихи биналарны саклауга багышланган фәнни конференция төгәлләнде. Бу чараны үткәрүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган булган. Ике көнлек фәнни җыенда Казан хакимиятеннән биналар һәм төзекләндерү эшләре белән бәйләнештә булган түрәләрдән бер-ике кеше генә күзгә чалынган. Архитектура һәйкәлләрен төзекләндерәбез дип алган яңа хуҗаларның берсе дә килеп торуны кирәк санамаган.

Университеттагы архитектура һәм дизайн институтының төзекләндерү кафедрасы җитәкчесе Ләйлә Сәйфуллина, бу чара да тамга кую өчен генә булып калмаса ярар иде, дип офтана. Аның әйтүенчә, чакыру күпләргә таратылган булган.

Казан халкы да, республика җитәкчелеге дә кайбер тарихи биналарның яңа хуҗалары барлыкка килде дип, ниндидер өметләр белән үзгәрешләр башланганны көтә. Казан мэриясеннән дә, әз генә карлар эреп бетсен, аннары эшләр зурдан кубып башланачак дип кыш уртасында ук вәгъдәләр яуды. Сәйфуллина фикеренчә, төзекләндерү эшләренә керешеп киткән вакытта да, яңа хуҗалар архитектура һәм төзелеш таләпләрен үтәүне читкә кагып, төрле юллар белән аны әйләнеп үтү мөмкинлеген эзләячәк.

Тарихи биналарның эскиз-рәсемнәре әзер

Сәйфуллина җитәкләгән кафедрада башкаладагы тарихи биналарның күпчелеген яңадан төзекләндерү өчен эскизлар эшләнгән. Аларның күбесенә студентлар көч куйган. Бу эскиз-рәсемнәрне проект итү өчен алга таба күп тикшерүләр үткәрү, исәпләү, сызымнарын булдыру, гади генә әйткәндә, зур хезмәт башкару кирәк. Мисал өчен, зур шау-шулар тудырган Фукс йортын төзекләндерү проекты гына да уртача 4 миллион сумнан артык торырга мөмкин.

Кушаевлар утары. Бу бинаны төзекләндерү эскизы 2005 елда ук әзерләнгән булган
Кушаевлар утары. Бу бинаны төзекләндерү эскизы 2005 елда ук әзерләнгән булган
Кафедрага тарихи биналарның яңа хуҗалары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган инде. Әмма сүзнең нәрсә турында барганын һәм бәяләрнең күпмегә төшәчәген сизә башлагач, “Бу эшләрне гадирәк итеп булмыймы, кирәкмәс әйберләрен алып атыгыз”, дип әйткән алар. Сәйфуллина: “Проектта бернәрсә дә артык була алмый”, дигәч, борылып чыгып киткәннәр. Галимә фәнни дәлилләр белән ризалашырга теләмәүчеләрнең кемнәр икәнен атамады.

Хәзер биналарны төзекләндерү шаукымы башланса, җитәкчелекнең аларны Универсиадага өлгерттерәсе килә, Казанны ордым-бәрдем ясалган тарихи биналар бизәп торырга мөмкин.

Татар рухы Казанга кайтмас инде...

Татар җәмәгатьчелеге дә татар тарихына, татар шәхесләренә караган тарихи биналар торгызылса, шәһәрнең бер өлешенә генә булса да татар рухы да иңәр иде дип өметләнә. Сәйфуллина татар рухының кире кайтуына зур шик белдерә. Казанда бүген ниндидер рух тудырырлык урам кисәге дә калмаган инде. Анда санда гына берничә йорт бар.

Галимә инде җимереп бетерә алмаганнарын да “дыңгыр-дыңгыр, дыңгыр-дыңгыр” ысулы белән төзекләндермәсәләр ярар иде дип борчыла. Архитектурада төзекләндерү фәнендә “дыңгыр-дыңгыр, дыңгыр-дыңгыр” ысулы дигән фәнни атама булмаса да, Сәйфуллина бу сүзләрне үзенең студентлары алдында еш куллануын әйтә.

“Татар рухы "дыңгыр-дыңгыр, дыңгыр-дыңгыр" дәрәҗәсендә генә тудырылмаса ярар иде. Барысы да дөнья мәдәнияте дәрәҗәсендә булырга тиеш. Моңа кадәр төзелгәнгә ихтирам күрсәтү кирәк. Ялган һәм шапырыну да булмаска тиеш. Төзекләндерү эшләре туристлар өчен генә ялган рәсемнәр белән чуарланырга тиеш түгел. Чөнки аны барсы да сизәчәк”, ди Сәйфуллина.

Галимә фикеренчә, тарихи биналар алар үзенә күрә бер хәтер китабы да. Акча экономияләп, вакыт артыннан куып кына төзекләндерү эшләре алып барылса, гасырлар буе сакланган биналарны кору тәҗрибәсе, электән килгән гыйлем дә юкка чыгарга мөмкин.

Бүген тарихи биналарның яңа хуҗалары арасында бетон диварлар салып, аны агач белән тышларга теләүчеләр дә бар икән. Архитектура һәйкәлләрен төзекләндергәндә бетонны агач белән тышларга ярамаганны күпме генә башларына сеңдерергә тырышсак та, яңа хуҗалар моны аңларга да теләми, ди Сәйфуллина.
XS
SM
MD
LG